Найти в Дзене

Бәлки, файдасы тияр

Шәһәр кешесе бик алай түгел бугай инде ул, әллә мин генә аңлап бетерәлмимме, әйтеп булмый. Тик авылда бу мәсьәләдә бераз беркатлырак халык яши. Килеп төшә менә бер абзый. Яхшы киенгән, күкрәген киреп, башын күтәреп бөтен дөньяны үзе белән тутырырга тырышып атлый. Сүзен дә бөердән чыгара. Моны күрүгә үк кешеләр арасында чыш-пыш китә хәзер: - Бик абруйлы кеше икән… - Шәһәрдән үк килгән… - Бай да икән… Бу абзый шул рәвешле беренче күрүдән үк зур кешегә әверелә. Афтаритет! Әле беркемгә бер игелек кылмаган, хәтта якты йөз дә күрсәтмәгән, җылы сүз дә әйтмәгән. Кем икәнен дә төгәл белгән кеше юк. Шулай да моның үз-үзен тотышы шундук бөтен халыкны урынына утыртып куя, бу сонырга мәҗбүр итә. Кайберәүләр авызын колагына җиткереп ялагай елмаеп ике кулын сузып күрешә: - рәхим итегез, бик вакытлы килдегез… Кайберләре кунакка ук чакыра башлый. Һәм һәрберсе аңа ягымлырак булырга, якты йөз күрсәтергә, хөрмәт итәргә ашыга. Һәм һәрберсенең башында якты бер уй балкып бөтерелә: “Бәлки, файдасы тияр…” Бу а

Шәһәр кешесе бик алай түгел бугай инде ул, әллә мин генә аңлап бетерәлмимме, әйтеп булмый. Тик авылда бу мәсьәләдә бераз беркатлырак халык яши.

Килеп төшә менә бер абзый. Яхшы киенгән, күкрәген киреп, башын күтәреп бөтен дөньяны үзе белән тутырырга тырышып атлый. Сүзен дә бөердән чыгара. Моны күрүгә үк кешеләр арасында чыш-пыш китә хәзер:

- Бик абруйлы кеше икән…

- Шәһәрдән үк килгән…

- Бай да икән…

Бу абзый шул рәвешле беренче күрүдән үк зур кешегә әверелә. Афтаритет! Әле беркемгә бер игелек кылмаган, хәтта якты йөз дә күрсәтмәгән, җылы сүз дә әйтмәгән. Кем икәнен дә төгәл белгән кеше юк. Шулай да моның үз-үзен тотышы шундук бөтен халыкны урынына утыртып куя, бу сонырга мәҗбүр итә. Кайберәүләр авызын колагына җиткереп ялагай елмаеп ике кулын сузып күрешә:

- рәхим итегез, бик вакытлы килдегез…

Кайберләре кунакка ук чакыра башлый. Һәм һәрберсе аңа ягымлырак булырга, якты йөз күрсәтергә, хөрмәт итәргә ашыга. Һәм һәрберсенең башында якты бер уй балкып бөтерелә: “Бәлки, файдасы тияр…”

Бу абзыйның файда китерергә сәләтлеме-юкмы икәнен дә белгән кеше юк әле. Тик кыяфәтенә караганда ул бик зур мөмкинлекләргә иядер кебек тоела. Бары тик аның рәхим-шәфкате төшәрлек дәрәҗәдә булырга гына кирәк…

Кайчагында андый абзыйларның файдасы тигәләп тә куя инде. Бөтенләй бер юне дә булмаса, ул кадәр үк өлтерәп тормаслар иде. Тик күп очракта сукыр бер тиенлек тә игелеге булмый. Күпләр өчен бу яңалык түгел. Барсы да диярлек мондый зур абзыйларның чынлыкта ул кадәр үк кодрәтле булып чыкмаганын, чыккан хәлдә дә бер файдасы тимәячәген, андый затларның йомышлы кавемгә артык исе китеп бармаганын алдан ук белеп тора. Авызлары бер генә тапкыр пешмәгән. Ә авызы пешкән кеше салкын катыкны да өреп каба. Салкын катыкны өреп каба, тик менә шундый абзыйларга алданудан тукталып кала алмый. Белмим инде аның хикмәте нидә икәнлеген. Берәр тылсымы бардыр, югыйсә ул кадәр үк кире каккысыз, тыелып калгысыз булмас иде. Мең тапкыр алдана ул шулай, ике мең, йөз мең кат алдана һәм йөз мең дә беренче очракта авыр көрсенеп: “Бәлки, монсының берәр файдасы тияр,” - дип уйлап куя.

Бу авылга килгән агай белән генә чикләнми бугай инде. Без гомумән, читтән килгән вәкарлерәк кешеләргә гел шулай мөкиббән китәбез. Читтән килгән артистларга ат бәясенә билет алабыз. Читтән килгән китаплар акыллырак һәм кызыклырак булып тоела. Читтә яшәгән кешеләр бай, рәхәт тормышта яшәгән шикелле була. Шуңа без адым саен диярлек: “Вәт, менә Европада яшәп тә карыйлар икән! Америкада бомжлар да бездән хәллерәк икән!” - дип сокланып тел шартлатабыз. Бәлки, чынлап та шулайдыр инде. Булсын. Безгә аның нинди хаҗәте бар? Бәлки, икенче галактикада алардан да рәхәтрәк яшәүчеләр бардыр, аннан бит безнең тормыш яхшырмый.

Югыйсә, үзен әлләкемгә исәпләп, борынын күтәреп кәперәеп йөрүчене түгел, ә үзебез кебек үк гади кешеләрне артыграк күрү, аларны хөрмәт итү әйбәтрәк. Бу гадел дә була, гади яхшылыкның бәясен дә күтәрә. Әгәр кемдер безгә килгән икән, үз дөньясын күтәреп кермәсен, безнеңчә булсын, безнең кануннарны санласын. Үзебезчә булсын. Булырга тырышсын. Юк, без андыйларны бар дип тә белмибез. “Һәй, шул да булдымы кеше! Бер кызыгырлык җире дә юк, үзебез кебек бер нәрсә инде шунда,” - дип кул гына селтибез.

Ярый, җәмәгать, сүземне шушы урында өзеп торам, ярыймы. Сез мине гаепләмәгез инде… Әле бүлмәгә бер абзый керде. Килеш-килбәте дә, үз-үзен тотышы да бик зиннәтле, бик хөрмәтле затка охшаган. Бәлки…

- Әйдә,зинһар, түрдән узыгыз. Менә мондарак, йомшаграк урындыкка утырыгыз. Чәй эчәсезме, кофемы…

Марат Кәбиров