ХХ гасырның беренче чирегендә татар мәгарифе үзенең үсеш юлында катлаулы киртәләр, кискен борылышлар узды. Бу җәдитчеләр белән кадимчеләр арасындагы каршылыклар, татарларның үз әлифбалары өстендә эшләве, мәдрәсәләрне бетереп, гомуми мәктәпләр ачу, яңа графикага күчү һәм башка бик күп мәсьәләләр. Һәрбер мәсьәләнең чишелү барышында, әлбәттә, үз тарафдарлары һәм шул ук вакытта каршы чыгучылары була. Фикерләре нинди юнәлештә булуларына карамастан, хәзерге көндә без аларның барысын да, зурлап, татар зыялылары яки татар мәгърифәтчеләре дип йөртәбез.
Әлеге мәгърифәтчеләр сафында Тәкый Бәдигый да үзенең лаеклы урынын алып тора. Бу шәхес киң җәмәгатьчелеккә бик билгеле түгел, әмма милли мәгарифне өйрәнүче өлкән буын галимнәре үз хезмәтләрендә аның исемен искә алып узалар. Мәсәлән: Р.Үтәбәй-Кәриминең “Мәгърифәт чишмәсе”, С. Рәхимова “Галия” мәдрәсәсе” исемле мәкаләләрендә Т.Бәдигый турында мәгълүматлар очрый.
Кем соң ул – Тәкый Бәдигый? Ул заманының күпкырлы, тирән белемле мөгаллиме һәм педагогы. Укытучылык, тәрҗемә, язу эшләре белән шөгыльләнгән шәхес.
Тәкый Галләм улы Бәдыйгов Казан губернасы һәм өязе (хәзер Татарстанның Әтнә районы) Олы Бәрәзә авылында 1884 елда мулла гаиләсендә дөньяга килә. Казанда - “Каюмия”, Согуд Гарәбстанында Хиҗаз мәдрәсәләрен тәмамлый һәм 1906 елдан Уфаның “Галия” мәдрәсәсендә мөгаллимлек итә башлый. Татар теле, география, ислам тарихы, гарәп теленнән дәресләр бирә. Мәдрәсә ябылгач, башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли.
Колхозлар төзү чорында Т.Бәдигый Дөбъяз районы Урта Алат авылына беркетелә, анда кыска вакытлы яшелчәчелек курслары, алты айлык крестьян яшьләре мәктәпләрен оештырып, колхоз һәм мәгариф эшчеләре хәзерләү эшен алып бара. 1930 елдан Дөбъяз урта мәктәбендә укытучы һәм уку бүлеге мөдире була. Бер үк вакытта район методсоветында методик эшләр алып бара, район мәгариф бүлеге тарафыннан ачылган укытучылар хәзерләү курсларында лекцияләр укый. Моннан тыш, үзенең белем дәрәҗәсен күтәрү өстендә дә эшли. 1934 елда аның читтән торып КПИның татар теле һәм әдәбияты бүлегенең I курсын тәмамлавы билгеле. Ләкин ни сәбәпледер, укуын алга таба дәвам итми.
Утызынчы елларның ачы җилләре бу шәхесне дә әйләнеп узмый. Т.Бәдигыйны, чыгышы белән руханилар нәселеннән булуы сәбәпле, тәрбия эшен җимерүдә гаепләп, ӨК Президиумы карары нигезендә 1935 елның 7 мартында эшеннән алалар. Ул берничә тапкыр башлангыч һәм урта мәктәп эшчеләре союзы ӨК һәм Мәгариф халык комиссариаты исеменә, эшкә кайтаруларын сорап, аппеляция биреп карый, ләкин акланмый. Мәгариф халык комиссариаты “увольнение считать правильным” дигән карар чыгарып, шәхеснең педагогик эшчәнлегенә кара тап сала. КПИда укуын дәвам итмәвенең төп сәбәбе дә, бәлки, шул булгандыр.
Бу вакыйгалардан соң педагог туган районына кайта һәм Әтнә районы мәгариф бүлеге мөдире исеменә эшкә урнаштыруларын сорап гариза яза. Шул елны Т.Бәдигов Югары Сәрдә тулы булмаган урта мәктәбенә биология һәм ана теле укытучысы итеп билгеләнә. Берникадәр эшләгәннән соң, район мәгариф бүлеге җитәкчелеге аның турында “Педагогик белеме һәм методик мастерлыгы, шулай ук укучылар белән мөнәсәбәте яхшы, политик белемен көндәлек матбугат буенча күтәрә”, - дигән характеристика бирә. Т.Бәдигыйның үз хезмәтенә җаваплы каравын аттестация комиссиясе протоколы буенча да күренеп тора. Протоколда: “В данной школе работает с 1935 г. Преподает биологию и сельское хозяйство в V-VI-VII классах, химию и татарский язык и литературу в VII классе. Успеваемость учащихся за первую четверть по биологии в V кл. – 90%; VI кл – 85,5%; VII кл. – 90%; по химии VII кл – 87 %. За вторую – успеваемость по биологии в V кл. – 89,5 %; VI кл. – 88 %; VII кл. – 93 %; по химии в VII кл – 90 %” дигән мәгълүмат бирелә. Комиссия Т.Бәдиговка 5-7 сыйныфларда биология фәнен укытырга рөхсәт итәргә һәм 1938 елның 1 августына кадәр икееллык укытучылар институтын тәмамларга дигән карар чыгара. Әмма, 1935 елда “тагылган” гаеп тулысынча акланмау сәбәпле, 1937 елның февралендә мөгаллим яңадан укытучы эшеннән дә китәргә мәҗбүр була.
Совет хөкүмәт укытучының дәрәҗәсен күтәрү өстендә зур эш алып бара, һәртөрле боерыклар һәм карарлар чыгара. Шундыйларның берсе - 1936 елның 10 апрелендә ҮБК һәм СССР Халык Комиссариатлары Советы тарафыннан расланган “Укытучыларга персональ исемнәр бирү турындагы” карар. Әлеге документ нигезендә укытучылар аттестация узып, үзләренең дәрәҗәләрен раслый алалар. Тәкый Бәдигый да бу мөмкинлекне кулланып карарга уйлый, нәтиҗәдә 1939 елда ул үзенең “башлангыч мәктәп укытучысы” дигән исемен раслый һәм инде рәсми рәвештә укытучы вазыйфасына билгеләнә.
Т.Бәдиговның укытучылык эшендә күпъеллык тырыш хезмәте хөкүмәт тарафыннан игътибарсыз калмый. 1950 елда Мәгариф министрлыгы педагогка “ТАССРның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирә. Шулай ук ул “Ленин” ордены иясе булган дигән фикерләр дә йөри, әмма әлегә бу фактны раслый торган документлар очрамады.
Мөгаллим газета-журнал битләрендә дә языша. Ул “Эш”, “Кызыл байрак”, “Кызыл Татарстан” газеталары хәбәрчесе дә була. 1921 елдан башлап гомеренең соңгы көннәренә кадәр уку-укыту эшенең иң актуаль темаларына кагылышлы мәкаләләре белән “Мәгариф” журнал битләрендә чыгыш ясый.
Педагог мәкаләләр язу белән генә чикләнеп калмый, дәреслекләр дә әзерли. Архив документларында шундый язма саклана: “имеет разработанную азбуку для обучения татарскому языку для взрослых”. Аның “Зурлар әлифбасына үрнәк” дигән дәреслеге нәкъ менә ликбез мәктәпләре өчен язылган. Моннан тыш, Т.Бәдигыйның 1949 нчы елда Татар дәүләт нәшриятында “V-VII классларда язма эшләр” дигән укытучылар өчен кулланмасы да басылып чыга.
Тәкый Бәдигый тәрҗемә өлкәсендә дә уңышлы эшли. 1918 елда ул И.В.Скворцовның “Записки по педагогике”, 1946 елда Б.П. Есиповның “Урок в начальной школе (Элементарная дидактика)” китапларын татар теленә тәрҗемә итә.