Найти в Дзене

Әкъдәс Нигъмәт Куратның бабасына куелган таш

Нурлат районы Би Күле авылында Төркиядә яшәгән мәшһүр татар-төрек тарихчысы Әкъдәс Нигъмәт Куратның (1903–1971) бабасы булган Шаһиморатның гарәп язулы кабер ташы сакланган. Ул Нурлат районына оештырылган эпиграфик экспедициябез вакытында табылды. Шаһиморадның атасы Нигъмәтулла (1763–1840) чыгышы белән Тау ягыннан булган, Казан артында 18 ел гыйлем алганнан соң, 1804 елның 6 июлендә 9391 нче номерлы указ алып, Би Күле авылында имам булган. Әкъдәс Нигъмәт Курат аның исемен, бераз кыскартып, фамилия итеп йөрткән, ә 1934 елда, Төркиядә фамилиягә кагылышлы яңа закон чыккач, ул үзенә Курат дигән фамилияне дә алган. Шаһиморад үзе мулла булмаган, чөнки атасы үз балаларының сәдакаларга бәйле булуын теләмәгән, үз кәсепләре һәм кул көчләре белән ризык табарга кушкан, шуңа күрә Шаһиморад игенчелек белән шөгыльләнгән, мул тормышта яшәгән, шулай булса да, бик диндар тормыш алып барган, дөнья малына кызыкмаган. Метрика кенәгәләрен өйрәнгәннән соң, аның ике хатыны (Гатия һәм Миңнесафа) һәм унөч баласы

Нурлат районы Би Күле авылында Төркиядә яшәгән мәшһүр татар-төрек тарихчысы Әкъдәс Нигъмәт Куратның (1903–1971) бабасы булган Шаһиморатның гарәп язулы кабер ташы сакланган. Ул Нурлат районына оештырылган эпиграфик экспедициябез вакытында табылды. Шаһиморадның атасы Нигъмәтулла (1763–1840) чыгышы белән Тау ягыннан булган, Казан артында 18 ел гыйлем алганнан соң, 1804 елның 6 июлендә 9391 нче номерлы указ алып, Би Күле авылында имам булган. Әкъдәс Нигъмәт Курат аның исемен, бераз кыскартып, фамилия итеп йөрткән, ә 1934 елда, Төркиядә фамилиягә кагылышлы яңа закон чыккач, ул үзенә Курат дигән фамилияне дә алган.

Шаһиморад үзе мулла булмаган, чөнки атасы үз балаларының сәдакаларга бәйле булуын теләмәгән, үз кәсепләре һәм кул көчләре белән ризык табарга кушкан, шуңа күрә Шаһиморад игенчелек белән шөгыльләнгән, мул тормышта яшәгән, шулай булса да, бик диндар тормыш алып барган, дөнья малына кызыкмаган. Метрика кенәгәләрен өйрәнгәннән соң, аның ике хатыны (Гатия һәм Миңнесафа) һәм унөч баласы (беренче хатыныннан Таһир, Таиб, Хәбибулла, Дауд; икенчесеннән Миңнеҗиһан, Шаһимәрдан, Мөхәммәдсиддыйк, Морадгалим, Бибиәфзалия, Рәкыйбә, Морадгалим (тегесе үлгәч, тагын шулай кушканнар), Мөхәммәдхәнәфи, Мөхәммәдхәнәфи (тегесе үлгәч, тагын шулай кушканнар)) булуы ачыкланды. Иң олы баласы Таһир 1894 елның 11 августында 4491 нче номерлы указ алып, хәзерге Чирмешән районы Бәркәтә авылына имам-хатыйб итеп билгеләнгән. Нәкъ шул салада 1903 елның 9 (22) апрелендә иртәнге тугызынчы сәгатьтә Әкъдәс Нигъмәт Курат дөньяга килгән. Таһир хәзрәтнең олы улы Әсгадь ташка язу остасы, каллиграф булган. Нәкъ менә ул бабасы Шаһиморадка 1919 елда таш куйган, анда тулысынча гарәпчә булган эпитафияне үз куллары белән язган.

Таштагы текстның укылышы:

Алгы ягы:

1) “Күллү нәфсин зәәъикатүл-мәүүт

2) һүвәл-хәййү-лләзии ләә йәмүүт

3) мүтәвәффән саахибү һәзәл-кабри

4) Шаһиморад ибне мулла Нигъмәтулла

5) ибне мулла Хәбибулла һиҗриййә 1309

6) әлфүн вә сәләәсәмиәтин вә тисгун шәһру рабиигуль-әәхыйри

7) вә миләәдиййә 1891 дикәбр 4 дә”.

Уң ягы: “1919 сәнә кәәтибүн Әсгадь ибне мулла Таһир Нигъмәтеф 1919 дикәбр 20”.

Арткы ягы:

1) “Вә вүлидә 1253 сәнә һиҗриййә тәхмиинән

2) вә бил-миләәдиййә 1836 сәнә нуйәбр 26

3) вә гаашә гариибән вә мәәтә гариибән фә-ләм йәлтәфит иләәд-дүнйәә

4) вә җәәһиһәә бәл иштәгалә бил-гыйбәәдәәти вәз-зикри дәәъимән вә фи мислиһи

5) вә каалә расүүлү гһм (галәйһис-сәләәмү) фә-туубәә лил-гурабәәъ”.

Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе:

Алгы ягы:

1) “Һәр җан иясе үлемне татыячак,

2) Ул [Аллаһ] – Тере, үлми.

3) Вафат булды бу кабер иясе

4) Шаһиморад ибне мулла Нигъмәтулла

5) ибне мулла Хәбибулла һиҗри буенча 1309

6) елның рабигыль-ахир аенда,

7) милади 1891 елның 4 декабрендә”.

Уң ягы: “1919 ел, [ташка] язучы Әсгадь ибне мулла Таһир Нигъмәтов, 1919 ел, 20 декабрь”.

Арткы ягы:

1) “Туды һиҗри буенча якынча 1253 елда,

2) милади буенча 1836 елның 26 ноябрендә.

3) Чит-ят кеше булып яшәде һәм чит-ят кеше булып үлде, дөньяга

4) һәм аның дәрәҗәсенә исе китмәде, даими рәвештә гыйбадәт, зекер [Аллаһны искә алу] һәм шуның кебек нәрсәләр белән шөгыльләнде.

5) Аллаһның илчесе, аңа сәлам булсын, әйткән: «[Имансызлар арасында] чит-ят кешеләр өчен җәннәттә Туба агачы булыр»”.

Әлеге ташъязмадан Шаһиморадның туу һәм үлү даталары төгәл билгеле булды. Метрика кенәгәсендә Шаһиморадның 1891 елның 2 декабрендә (иске стиль белән) 56 яшендә вафат булганлыгы теркәлгән. Шулай булса да, Әсгадь үзенең бабасының кайчан үлгәнен метрика кәгазьләрен тутыручылардан яхшырак белгән булса кирәк.

Шунысын да әйтергә кирәк: танылган сәясәтче һәм икътисадчы Равил Фатих улы Моратовның фамилиясе нәкъ менә шушы Шаһиморадка бәйле, чөнки аның атасы Фатих тарихчы галим Әкъдәс Нигъмәт Куратның туганнан туган энесе булып чыга.

Шаһиморадның шәҗәрәсе түбәндәгечә: Шаһиморад бине Нигъмәтулла бине Хәбибулла бине Габделмән бине Акхуҗа. Күргәнебезчә, шушы укымышлы һәм хөрмәтле нәселдән нихәтле абруйлы, укымышлы һәм сәләтле шәхесләр чыккан.

Айдар Гайнетдинов, филология фәннәре кандидаты