“Имамны раслауга каршы түгел, әмма халыкны мәчет төзергә мәҗбүр итәргә кирәк, мәхәллә мәчет каршында гына оештырылырга мөмкин”
Чиләбе шәһәрендә татар сәүдәгәрләре белән бәйле биналар бар әле. Иң беренче барлыкка килгән Себер (бүгенге көндә Хезмәт) урамында Яушевларның пассаж бинасы урнашкан. Шул урамга перпендикуляр, халык телендә “Кировка” дип аталган (элекке Уфа) урамда – М.Ф. Вәлиев, З.З. Ахунов, З.Г. Галеев сәүдә йортлары, Елькина (Азия урамы) урамында З.З. Ахунов йорты, Ак мәчет һ.б. биналар белән танышырга насыйп булды.
Өяз шәһәре булган Чиләбедә мөселман җәмгыяте XIX йөз ахырларында гына формалаша.
Килеп урнашучылар аз булуын шәһәрнең читтәрәк урнашуы, чик буе сәүдәсе һәм сәнәгате булмау белән аңлатыла. Бу елларда сәүдәгәрләрнең төп өлешен икътисадый яктан үсеш алган Троицк күбрәк җәлеп иткән.
XIX йөзнең 70-80 нче елларында Чиләбе мөселманнары саны әкренләп татарлар һәм башкортлар исәбенә арта һәм алар Азия (хәзерге Елькина) дип аталган урамда яшиләр.
Үзләренең мәхәлләләре булмый. Гражданлык актларын теркәү өчен якын тирәдәге авыл муллаларына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булалар. Бу, әлбәттә, вакыт һәм акчалата чыгымнар таләп иткән. Шәһәрдә мөселманнар саны билгеләнгән күләмгә якынлашканда гына мәхәлләне теркәү мәсьәләсен күтәрергә мөмкин булган.
1883 елның 30 мартында мөселманнар Мөхәммәтхәким Мөхәммәт-Зариф улы Сәлимовны (1846-1920) мулла вазыйфасына раслау турында карар төзиләр.
М.-Х. Сәлимов 1873 елдан Чиләбенең Азия урамында яшәгән һәм “кызыл” товар белән сәүдә иткән.
Карар кабул ителгәч, губерна идарәсе аны ОМДСка тапшыра һәм мөстәкыйль мәхәллә оештырмыйча мулланы билгеләргә мөмкинме-юкмы дигән сорау куела һәм “Имамны раслауга каршы түгел, әмма халыкны мәчет төзергә мәҗбүр итәргә кирәк, мәхәллә аның каршында гына оештырылырга мөмкин” дигән җавап алына.
1884 елның 30 апрелендә 143 мөселман яңа хөкем карары төзеп мөстәкыйль мәхәллә төзергә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә. Мәхәлләдә ким дигәндә 300 ир-ат керәчәк: якынча 200 мөселман Чиләбенең үзендә яши, калганнары тирә-як авыллардан язылырга телиләр дип күрсәтелә.
Шул елны Мөхәммәтзариф улы Мөхәммәтхәким Сәлимов Чиләбе шәһәренең имам, замиг, хатыйп һәм мөдәррис исемнәренә раслана.
Эшмәкәр Закир Галеевич Галеев (Казан өязе Наласа авылыннан) Азия урамы буенча 24 нче шәһәр кварталында үз җирен мәчет төзергә бүләк итеп бирә.
1890 елның 9 апрелендә мөселман җәмгыятенең ышанычлылары М.-Х. Сәлимов һәм З.Г. Галеев шәһәр хакимиятенә төзелешне башларга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итәләр.
Мәчет таш бинасын төзетү эшләре 1890-1899 елларга сузыла. Халык арасында “Ак мәчет” дип аталган яңа таш мәчет шәһәрнең мөселман җәмгыятен берләштерүнең чын үзәгенә, дини һәм мәдәни тормыш тупланган урынга әверелә.
Мулла Мөхәммәтхәким Сәлимовның сәүдә белән шөгыльләнүе һәм туганы Хөсәеновка мәчеттән нибары 38 сажин ераклыкта эчү учреждениесе ачуга рөхсәт бирүе мөселманнар арасында ризасызлык тудыра.
Аңа да карамастан да, XIX йөз ахырында ул Чиләбе мөселманнары арасында зур абруй казана һәм Оренбург мөфтиятенең тулы ышанычына ия була, мактаулы исем дә ала.
Халык саны әкренләп арта: 1890 елда биредә 312 мөселман, 1894 елда – 354, ә 1896 елда – 428 мөселман исәпләнә. 1896 елда указ нигезендә мөәдзин итеп Исхак Хөсәен улы раслана. Ул 1870 елда туган, Азия урамындагы үз йортында яши һәм шулай ук сәүдә белән шөгыльләнә.
1873 елдан мөселман башлангыч мәктәбе эшләп килсә дә, мәчет төзелеше белән бер үк вакытта, якында өч бинадан торган яңа мәктәп төзелә. Мәктәптә гарәп һәм татар телләрендә уку һәм язу, ислам дине нигезләре һәм арифметиканың дүрт гамәле өйрәнелә, шул ук вакытта төп игътибар дини дисциплиналарга юнәлтелә. Моңа да карамастан, уку-укыту эшендә реформалар кирәк була. Үз балаларын яңа ысул буенча грамотага өйрәтү теләге булган эре сәүдәгәрләр (“Бертуган Яушевлар сәүдә йорты” ышанычлы вәкиле З.Г. Галеев, 2 нче гильдия сәүдәгәрләре: А.М. Мәүлютов, У.Әхмәтов һәм башкала) мулладан өч бинаның берсен бирүне сорыйлар. Сәлимов баш тарта, “яңа укыту системасы шәригатькә каршы килә, ә мәктәп – укучылар белән тулы” дип җавап кайтара. Алар яңа мәктәп өчен кышка махсус фатир арендага алалар һәм Троицк шәһәреннән мөгаллим Мөхәммәтҗановны чакыралар. 1900 елда Закир Галеев мәчет территориясендәге ятимнәр йорты өчен төзелгән бинаны мәктәпкә бирә.
Сәлимов яңа мәктәпне ачканда гыйбадәт кылырга мәҗбүр була. Аның рус телен өйрәнүгә каршы булуы турындагы имеш-мимешләрне кире кагу өчен, 1901 елдан ул үз укучыларын 1 нче мәхәллә училищесы каршындагы якшәмбе мәктәбенә укырга җибәрә башлый. Аңа да карамастан ул үз фикерендә кала: яңа модалы мәктәпне “шайтан мәктәбе” дип атый.
Белем бирү процессын оештыруда яңа алым үз нәтиҗәсен тиз арада раслый. Сәүдәгәр Габделхалик Мәүлютов горурланып: “... аның олы улларының 8 ел мәдрәсәдә укуларының бернинди мәгънәсе дә юк, татарча укый белмиләр, ләкин кече уллары тиз арада яңа ысул белән татарча укырга өйрәнделәр һәм хәзер урысча да өйрәнәләр"дип сөйли.
90 нчы елларда ук кайбер сәүдәгәрләр мөселман җәмгыятенең попечительләр советын оештырырга өндиләр. Алар мәхәллә эшләрен идарә итү өчен сайлаулар уздырырга, финанс мәсьәләләре белән идарә итүне контрольдә тотырга тәкъдим итәләр.
Ләкин мулла Сәлимов мөстәкыйль идарә итәргә тели. Аңа да карамастан, 1906 елдан Оренбург мөфтие тарафыннан попечитель итеп сәүдәгәр З.Г. Галеев сайлап куела.
Мәхәлләдә кеше саны арта, икенче мулла сайлап кую мәсьәләсе туа. Ахун Сәлимов үзенең кече улы Шакирны куярга тырышса да, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлап, анда 2 ел мөгаллим булып эшләгән Мөхәммәтмөнир Гадеевны сайлыйлар. Ике мулла арасында кискен конфликтлар башлана. Оренбург мөфтие Мөхәммәдьяр Солтанов ахунны Уфага “шәхси сөйләшүгә” чакырырга мәҗбүр була. Бу хәлләрдән соң М.-Х. Сәлимов мәхәллә эшләре белән идарә итүдән читләштерелә.
1907 елның 16 сентябрендә мәчет каршында сәүдәгәр З.Г. Галеев попечительләр ярдәмендә яңа методлы мәдрәсә ача. Ул Себер урамындагы кибетләренең берсен мәдрәсәгә бүләк итә.
Кибеттән елына 1200 сум керем керә. Педагогик коллектив формалаша, ул, җитәкче һәм 3-4 мөгаллимнән тора.
1906 елның 4 февралендә “Чиләбе мөселман иганәчелек җәмгыяте” теркәлә. Аны оештыручылар булып мулла Мөнир Гадеев, сәүдәгәрләр: Шакир Әхмәтов, Закир Ахунов (Лаеш өязеннән), Абдрахман Хәбибуллин, Шәйхетдин Баязитовлар була. Җәмгыять үзенең төп максаты итеп “Чиләбе шәһәре һәм аның тирәсендәге мөселманнарның матди һәм мәдәни-әхлакый иминлеген яхшырту йөзеннән финансларны дөрес бүлүне” үз өстенә ала.
Ләкин 1911 елда патша хөкүмәте мөселман иҗтимагый оешмаларын “тар милли-сәяси аңны уяту нигезендә урыслардан аерылуга омтылуда шикләнеп”, яңадан регистрация узуны таләп итәләр. Күп кенә оешмалар регистрация уза алмыйча ябылырга мәҗбүр булалар.
1906 елның февралендә мәчет каршында бушлай мөселман китапханәсе ачыла. 1915 елгы хисап буенча уку залына 12167 кеше укыган, шул исәптән 805 хатын-кыз, өйгә 3983 китап бирелгән. 1915 елда гомуми чыгымнар 1760 сум 40 тиен тәшкил иткән. Алар взнослар, ирекле иганәләр, хәйрия спектакльләре, Оренбург губернасы земство хакимияте (елына 600 сум) һәм Чиләбе шәһәр хакимияте (елына 400 сум) пособиеләре исәбенә капланган. Китапханә мөдире булып Әүһади Хәкимов эшли, ә ул шәһәрдән киткәч – Фәрхан Ибраһимов дәвам итә.