Махсус хәрби операциядә улыбыз Фәнисне югалттык. Вахта белән эшли иде, кичтән кайтты да, әти-әни, мин илне сакларга китәм, ике бабай да сугышта булган, икесе дә әйләнеп кайткан, бәлки мин дә кайтырмын, диде, ни дияргә дә белмәдек, иртән ашыгып китеп тә барды. Бик еладым, киткәч тә авыр булды, һәр көнем газап белән узды, улым һәлак булгач, әллә яшим, әллә яшәмим, менә шундый халәт кичерәм. Бик озак хәбәре булмады, хәбәрсез югалды, ул чактагы кичерешләремне берәүгә дә теләмим — билгесезлектән үләм мәллә дип торам. Эзләргә сыйныфташы, дусты, волонтер егет Фәнил Галимуллин бик булышты, әле дә хәлемне белеп тора. Фәнилгә дә бит ул киткәч кенә шалтыраткан. Балтач мәктәбенә очрашуга да барды бит әле, анда да китәргә уйлыйм дип бер сүз дә әйтмәгән. Улымны җирләгәндә якын туганыбыз Фәрит Сабировның, күршебез Миңнефәрт Галимуллинның, күршеләрнең, туганнарның, сыйныфташларның ярдәмен күп күрдек. Хезмәттәшем Альбина Мөхәммәтшина һич кенә дә янымнан китмәде, дусларым, хәтта бер аралашмаган кешел