Язын сарымсакны ничек һәм кайчан утыртырга? Туфракка утырту. Бакчачы Светлана Городецкая сүзләренчә, сарымсактан мул уңыш алу өчен, аны иртә язда мөмкин кадәр тизрәк, туфрак 5-6 градуска кадәр җылынганчы утыртып куярга кирәк. Бакчачы сарымсакны помидор, кыяр, кәбестә һәм кузаклы культуралардан бушаган түтәлләргә утыртырга киңәш итә. Сарымсакны суганнан һәм аның «туганнарыннан» калган урынга утыртырга ярамый. Шулай ук сарымсакны элегрәк бакча җиләге үскән түтәлләргә дә утыртмау хәерле. Бу культураларның уртак дошманы – нематода була, бу уңышка начар тәэсир итәргә мөмкин. Үзәк Россиядә сарымсак утырту өчен иң идеаль вакыт – апрельнең өченче декадасы. Шытымнар җиңелчә кыраулардан зыян күрмәячәк. Әмма озакка сузарга ярамый, иң ахыргы срок – май уртасы. Язын сарымсак утырту өчен ай календаре буенча иң уңышлы көннәр – 24 апрель, 6-7, 11-12 май. Россиянең көньягында моны иртәрәк, 28 мартка кадәр эшләргә була. Рассадага утырту Кайбер бакчачылар сарымсакны рассада итеп тә утырта. Бу исә җ