«Активист» яшь шофер-механизаторлар күпләп хезмәт куя торган хуҗалыкларның берсе. Биредә эшләүчеләр белән аралашкан вакытта алардан эшле дә, йортлы да булдык, дип шөкер иткәннәрен ишетергә туры килә. Чөнки туган авылларында төпләнеп калучылар, читтән бәхет эзләмәүчеләр эшли һәм яши биредә.
Алда торган язгы кыр эшләренә әзерләнгәндә мөһим бурычларның берсе — авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлап, аны әзерлек сызыгына кую. Әлеге хуҗалыкта эшләүчеләр язгы кыр эшләренә техникаларын да зур тырышлык белән әзерләгән.
Тиздән карлар эреп, басулар да җитешер һәм һәрбер механизатор үзенә йөкләнгән эшне башкарырга кырга чыгар. Уңышлар юлдаш булсын сезгә!