2015 елда ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында ТР халыкларының тарихи-мәдәни мирасы бүлеге ачылды һәм анда эпиграфик истәлекләр эзлекле һәм күләмле рәвештә өйрәнелә һәм популярлаштырыла башлады. Моның өчен ел саен диярлек татарлар яшәгән төрле төбәкләргә эпиграфик экспедицияләр оештырыла башлады, чөнки әби-бабаларыбыздан сакланып калган бер генә эпиграфик ядкәрне дә күз уңыннан ычкындырырга ярамый, аларның һәрберсен халыкка кайтаруда җиң сызганып эшләү таләп ителә.
Институттагы иң яшьбүлекнең тәүге мәртәбә өйрәнгән төбәге Татарстан Республикасы Арча районы булды. Андагы татар авылларының зиратларында һәм аерым каберлекләрендә хәзерге көннәргә кадәр юкка чыкмыйча сакланып калган бөтен ташъязма истәлекләрне барлау, өйрәнү өчен 2015 елның яз һәм көз айларында берничә фәнни экспедиция оештырылды. Аларның барысында да шушы юллар авторы гына катнашты. Эш барышында 1939 елга хәтле вафат булган кешеләргә куелган гарәп язулы кабер ташларының һәрберсен эзләп табып, фотога төшердек, үлчәмнәрен алдык һәм текстларын укыдык. Барлыгы 93 авыл зиратында 1288 борынгы кабер ташы табылды. Эшебезнең нәтиҗәсе буларак, 2016 елда “Арча районы эпиграфик истәлекләре” дигән китап дөнья күрде. Шулай ук кайбер борынгы ташбилгеләр хакында мәгълүмат рус телендә нәшер ителгән “История селений Ашитского джиена Заказанья” коллектив монографиясендә дә китерелде.
Татарстан Республикасы Әтнә районы эпиграфик максатта тулысынча өйрәнелмәгән иде, андагы татар авылларының зиратларында һәм аерым каберлекләрендә хәзерге көннәргә кадәр юкка чыкмыйча сакланып калган бөтен ташъязма истәлекләрне ачыклау һәм өйрәнү өчен 2016 елның яз һәм көз айларында без Институтның фәнни хезмәткәре С.Р. Хәмидуллин белән бергә берничә фәнни экспедициягә чыктык. Барлыгы 48 авыл (юкка чыкканнарын да кертеп) зиратында 1567 борынгы кабер ташы табылды. Экспедицияләрнең нәтиҗәләре 2017 елда нәшер ителгән “Әтнә районы эпиграфик истәлекләре” китабында урын алды. 2015–2016 елларда ТР Фәнни китапханәсе хезмәткәрләре Р.Ф. Мәрданов һәм И.Г. Һадиев эпиграфик максатта Әтнә районындагы ташъязма истәлекләрне тикшергәннәр, әмма алар барлыгы 1477 ташбилге генә таба алганнар. Димәк, калган 90 таш (шул исәптән Казан ханлыгы дәверенә караган кайбер кыйммәтле ядкәрләр) аларның игътибарыннан читтә калган.
Мәркәзебез Казанда сакланган зиратлар ни өчендер галимнәр тарафыннан бик аз өйрәнелгән иде, фәкать борынгы эпиграфик истәлекләрнең берникадәр өлешен генә кайбер белгечләр фәнни әйләнешкә кертеп җибәргәннәр. Анда сакланып калган бөтен татар ташъязма истәлекләрен барлау һәм өйрәнү өчен, 2017 елның апрель-июнь айларында Институт тарафыннан фәнни экспедиция оештырылды. Анда А.М Гайнетдинов, А.И. Ногманов, С.Р. Хәмидуллин һәм О.О. Владимиров катнашты.
Казанның Бишбалта бистәсендәге татар зиратын тулаем өйрәнгәннән соң, анда барлыгы 25 борынгы кабер ташы (шул исәптән фрагментлары) табылды. Безнең тарафтан зиратта хәзерге көнгә хәтле сакланып калган барлык эпиграфик истәлекләрнең текстлары укылды, тулы каталогы төзелде һәм 2018 елда “Казанның Бишбалта бистәсе эпиграфик истәлекләре” дип аталган китап басылып чыкты.
Казанның Дары бистәсендә урнашкан татар зиратында 146 борынгы ташбилге ачыкланды. 1929 елга хәтле вафат булган кешеләргә куелган гарәп язулы кабер ташларының һәрберсен табып, фотога төшердек, үлчәмнәрен алдык һәм текстларын укыдык. Зиратта сакланган барлык ташбилгеләрнең текстларын, фотоларын үз эченә алган “Казанның Дары бистәсе эпиграфик истәлекләре” китабы 2019 елда дөнья күрде.
Татар халкының төп некрополе башкалабызның Яңа Татар бистәсендә Казанда урнашкан. Биредә милләтебез үсешенә зур өлеш керткән атаклы, абруйлы шәхесләр җирләнгәнлектән, андагы эпиграфик истәлекләр галимнәр өчен иң кыйммәтле өйрәнү объектлары буларак саналырга хаклы. Яңа Татар бистәсе зиратында безнең тарафтан барлыгы мең ярымга якын ташъязма истәлек табылды. Тупланган материал нигезендә якынча 1330 кабер иясенең исемнәре ачыкланды һәм аларның тулы исемлеге төзелде. Кызганычка каршы, йөздән артык борынгы ташбилгеләрнең кемгә куелганлыгын ачыклап булмады, чөнки алар инде ватылган һәм текстларына зыян килгән, күбесенең фрагментлары гына сакланып калган. Шул ук вакытта, тарихчылар Е.В. Липаков һәм Е.В. Афонина бөтенләй югалган дип санаган эпиграфик истәлекләр (мәсәлән, педагог Ш. Әхмәров, сәүдәгәр И. Юнысов һ.б. кабер ташлары) дә ачыкланды. Яңа Татар бистәсе зиратында бик күп атаклы шәхесләргә куелган истәлекләр табылды. Мәсәлән, олуг галимнәребез Ш. Мәрҗани, Г. Баруди белән бәйле кабер ташлары, шулай ук Аитовлар, Апаковлар, Апанаевлар, Әҗимовлар, Борнаевлар, Замановлар, Субаевлар, Үтәмешевлар, Юнысовлар, Яушевлар һ.б. мәшһүр татар нәселләренә нисбәт ителгән затларның ташбилгеләре сакланган. Ниһаять, зират эпиграфик планда тикшерелде, дип санарга тулы нигез бар. Мәгълүм ки, мәшһүр галимебез Шиһабетдин Мәрҗани, аның хатыннары, балалары, оныклары Казанның Яңа бистә зиратында, ә ата-анасы, әби-бабасы, туганнары Арча төбәгендә җирләнгән. Җыелган материалларыбыз нигезендә 2018 елда галимнең 200 еллыгына багышланган “Мәрҗани белән бәйле эпиграфик истәлекләр” китабы дөнья күрде. Аның үзенең, туганнарының каберләренә куелган истәлекләрнең текстлары һәм фотолары әлеге хезмәттә урын алды. Шулай ук 2019 елда “Эпиграфические памятники Ново-Татарского кладбища Казани: краткий реестр” дип аталган рус телендәге китабыбыз басылып чыкты. Анда Яңа Татар бистәсе зиратында ХХ гасыр башына хәтле җирләнгән шәхесләрнең исемлеге, аларның борынгы кабер ташлары хакында мәгълүмат китерелде.
2021 елда А.И. Ногманов төзегән “Ново-Татарское кладбище Казани” китабы нәшер ителде. Каталог рәвешендә эшләнгән әлеге хезмәт мәшһүр шәхесләрнең кабер ташларына багышланган. Бу хезмәттә Яңа Татар бистәсе зиратының кыскача тарихы, 720 ташбилгенең фоторәсемнәре, кабер ияләре хакында белешмә һәм зиратның план-схемалары китерелгән.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының борынгы кабер ташлары тиешле дәрәҗәдә тикшерелмәгәнгә, андагы татар авылларының зиратларында хәзерге көннәргә кадәр юкка чыкмыйча, сакланып калган бөтен ташъязма истәлекләрне барлау һәм өйрәнү өчен, 2018 елның яз айларында без С.Р. Хәмидуллин белән берлектә фәнни экспедициягә чыктык. Эш барышында барлыгы 36 авыл (юкка чыкканнарын да кертеп) зиратында 384 борынгы кабер ташы табылды. Эшебезнең нәтиҗәсе буларак, 2019 елда “Яшел Үзән районы эпиграфик истәлекләре” дип аталган китабыбыз дөнья күрде. Шулай ук кайбер ачышларыбыз “История татарских селений Горной стороны” дип аталган коллектив хезмәттә дә урын алды.
2019 елның язында Институт тарафыннан Татарстан Республикасына кергән Әлмәт, Лениногорск һәм Биектау районнарына фәнни экспедицияләр оештырылды. Әлмәт районының Миңлебай, Кичүчат һәм Тайсуган авылларында 106, Лениногорск районының Зәй-Каратай һәм Түбән Чыршылы авылларында 77 борынгы ташбилгеләр ачыкланды. Алар турында 2019 елда рус телендә басылган “Татарские селения Юго-Восточного Закамья: очаги просвещения и культуры” коллектив монографиясендә тәфсилләп язылды. Биектау төбәге зиратларында исә тарихи әһәмияткә ия булган 1200 тирәсе эпиграфик истәлек табылды.
2021 елда без, Татарстан Республикасы Актаныш төбәгенә сәфәр кылып, дистәдән артык авыл зиратлары тикшердек һәм йөздән артык борынгы кабер ташларын ачыкладык. 2021 елда “Татарские селения Восточного Закамья” дип аталган рус телендәге китапта алар хакында мәгълүмат китерелде.
Шулай итеп, Институт тарафыннан Казан шәһәрендә һәм Арча, Әтнә, Биектау, Яшел Үзән, Әлмәт, Лениногорск, Актаныш районнарында урнашкан якынча 400 татар зираты тулысынча тикшерелеп, 6000 нән артык борынгы кабер ташы өйрәнелде. Фәнни экспедицияләр вакытында җыелган эпиграфик материаллар нигезендә ун хезмәт язылды. Шунысын әйтергә кирәк: вакыт узган саен эпиграфик истәлекләребезнең саннары кимегәннән-кими һәм без табып өйрәнгән ташларның кайберләре берничә елдан соң инде бөтенләй табылмаска мөмкин. Безнең исәпләүләребез буенча, ел саен дистәгә якын татар эпиграфик истәлекләре юкка чыгып бара. Аларны тизрәк өйрәнеп, китапларга фоторәсемнәрен, тасвирламаларын теркәп калдырырга кирәк.
Айдар Гайнетдинов