– Кәримә! Мин куркам...
Бәхетеннән балкып, күбәкләтәй уйнап бөтерелгән дустым шайтан күргән диярсең. Эчен тоткан, куллары калтырый. Агарынган.
– Кәримә, ул шундый салкын. Боз тутырган кебек. Кинәт кенә шулай булды. Хәзер өндә дә... Нәрсә бу? Мин куркам. Син шуны аңлыйсыңмы? Ярдәм ит миңа. Зинһар өчен ярдәм ит.
– Ни булды? Эчең авыртамы? Әллә син дә паникага бирелдең инде, җүләрем. Бәхеттән куркалармы?! – дигән булам аптырап.
– Бәхеттән?! Ю-у-у-к. Бәхеттән курку түгел бу. Мин саташа башладым. Ул саташулар Әмир белән танышкан беренче көнне башланды һәм көчәя генә бара. Әнигә дә, Әмирнең үзенә дә сөйләргә читенсенәм. Аңламаслар. Мин күзләремне йомарга, йокларга куркам. Шул сәер төшне күрәм дә, шыбыр тиргә батып уянам.
Туй күлмәгенең ап-ак бөрмәләрен, ваемсыз бөгәрләп, учына тиз-тиз җыйды Зилә. Калтыранган куллары акылына буйсынмый. Нечкә бармаклары ап-ак ефәк тукыманы бер җыера, бер тигезли.
– Күлмәгеңне ертасың бит. Әллә син дә кияүгә чыгарга куркасыңмы, җүләрем?!
Тиз генә кочып алдым үзен. Куллары боз кебек, йөзе күлмәгеннән ак.
Кызларның кияүгә чыкканда күңелләре ашкынуы да, курку, борчылу хисләре биләп алуы да табигый хәл инде, анысы. Гаилә кору уен эшме!?
– Мин нигәдер җитешмәм төсле! Аңлыйсыңмы, Кәримә? Яратырга,
яратылырга җитешмәм кебек. Нәрсәгәдер өлгермәм, вакыт туктар да, бар да өзелер, юкка чыгар кебек! Төшемдә дә гел шулай саташып уянам. Әмир белән танышкан көнне беренче тапкыр шулай куркып уяндым. Һәм башланды....
Зилә сулкылдап күкрәгемә капланды.
– О-о-о-о, берүк тынычлан! Хәзер визажистның бөтен хезмәтен суга
саласың. Үзеңне кулга ал, Зилә! Билгесезлек куркыта инде ул. Без
синең белән ничә кызны кияүгә бирдек?! Айсылуны исеңә төшер әле. Без тынычландырып маташкан арада аңын җуеп егылып киткән иде. Әнә ничек яшәп яталар хәзер!
Үзем сөйлим, үзем дустымның кулларын үбә-үбә, юатам. Кәләш халәтен аңламаслыкмы соң? Истерикага бирелгәнче, тизрәк басарга кирәк бу дулкынны. Ресторан тулы кеше, әти-әниләр, туганнар һәм иң мөһиме – күпме еллар эзләп, ниһаять табышкан сөекле яры, Әмире көтә үзен.Туйга гына да былтырдан тиклем әзерләнделәр бит! Саташмас җирдән саташырсың болай кылансаң. Ул ресторан сайлау, бронь түләп, ике ай узгач рестораны ябылу дисеңме. Мәҗлесне алып баручы табып, аның белән узачак бәйрәмнең бөтен нечкәлекләрен барлап чыгу дисеңме. Зилә берәүгә дә ышанмый. Барысын да үзе эшли.
– Җүләрем! Артык җаваплы, артык дөрес кеше инде, син. Яраткан
кешеңне бәхетле итү теләге синдә чамадан тыш көчле, җаным. Син беренче чиратта бәхетле булырга тиеш! Калганы үз чираты белән.
– Ә өлгермәсәм? Чираты җитмәсә, өзелсә...
– Нәрсә өзелсә?
– Белмим. Аңласам, ул кадәр куркыныч булмас иде. Ул төшләр
үзләре шундый матур башлана. Соңыннан эчемә салкын йөгерә. Менә хәзерге кебек. Әмир, әти-әниләр, туганнар җыелган, залда ниндидер балалар йөгерешә. Йокы бүлмәсе ишеге зур итеп ачылган, мин шуннан күзәтәм. Дуслар җыелган, син елыйсың. Табында ризык урынына дарулар, шприцлар, марля кисәкләре.Төштә тойган салкыннан эчем авырта башлый. Аннары куркып уянам... Әллә мин кысырмы?
Чыннан да сәер төшләр. Бер ара ни дияргә белми аптырап торам. Юк, төш юрар чак түгел хәзер. Туй көне! Безне күпме халык көтә. Әмир дә борчыла торгандыр инде. Башымда уйлар бутала, үзем тыныч булырга тырышам.
– Зилә, син сау-сәламәт. Әйдә, туйны тыныч кына үткәреп җибәрик әле. Аннан табибка күренербез. Ә иң яхшысы, авылга кайтып өшкертербез сине. Әбиләрнең шифалы догасыннан бөтен куркуларың, борчуларың җил алган төсле таралыр, күрерсең. Кадерлем, гомер шундый озын ул, син барысына да өлгерәчәксең. Иң мөһиме безгә хәзер, синең туеңа соңга калмаска! Ишетәсеңме мине?!
Без Зилә белән мәктәп елларыннан ук бергә. Апалы-сеңелле кебек без, моңа әти-әниләр дә күнекте инде. Бу сары баш өченче сыйныфта безгә ерак Удмуртиядән килеп төште. Гаиләләре Казанга күчеп төпләнгән иде. Шыксыз ябык, зур зәңгәр күзле кызыйны марҗа дип уйладык башта. Нәтиҗәдә үзен русчага өйрәтергә туры килде. Әби тәрбиясендә, татар гаиләсендә үскән бала булып чыкты ул. Зилә белән безнең серләр тиз пеште. Мин аны беренче көнне үк үз канатым астына алдым. Яңа кешене сыйныф белән дә, кала мәктәбе тәртипләре белән дә таныштырдым. Юашымны яклаган чаклар да аз булмады. Өлкәнрәк сыйныфларда, аның да ярдәме күп тиде миңа. Зилә бик тырыш, гаҗәеп башлы кеше. Башкалар аңламаганны ялт кына элдереп ала да, укытучыдан остарак итеп безгә аңлатып бирә. Белмәгән бер әйберсе юк, аяклы энциклопедия кебек ул.
Дустым тынычланды. Ул туйларның
Сөйләшенгәнчә, яшьләр туй сәяхәтеннән кайту белән табибка бардык. Зилә кирәк санаган барлык анализларын бирде, бөтен шартын китереп тикшерү узды. Шунысы сәер, шифаханәдә дустымның бу адымын табиблар бер дә аңламадылар. Кимсетеп, юктан чир эзләп йөргән кешегә караган төсле карашлар күп булды. Югыйсә, күп кенә авыруларны дәвалауга караганда кисәтеп калу күпкә ансатрак бит. Әмир дә баштарак сәерсенде. Бераз уйлап торгач төшенде кебек. “Бу эшләр Зиләнең күңел тынычлыгы өчен аеруча кирәк”, – диюемә колак салдымы... Табибларга күренүне хуплады. Хатынын түләүле клиникаларга йөртергә тырышты. Үзе дә һич ялындырмый, бөтен кирәкле анализларны биреп кайтты.
Ул арада минем дә тормыш мәшәкатьләрем артты. Дусларым белән аралашу сирәгәйде. Булачак ирем Дамир белән таныштым, никах кына укытып, гаилә корып җибәрдек. Туйлар итеп тормадык. Без йорт җиткерү, фатир алу мәсьәләләрен хәл итеп йөргән арада, Зиләмнең беренче кызы туды. Ул икенчесенә җыенганда мин дә калышмадым, үкчәсенә басып дигәндәй, бәби тудыру йортына килеп җиттем. Шунда Зиләм бик нык гаҗәпләндерде. Якын дустым минем дә әни булуыма сөенер урында сабый баладай үпкәләде дә куйды.
– Чиратыма кердең, Кәримә! Миңа дигән малайны алдың. Әмиремә
вәгъдә иткән улыбыз иде ул. Син чиратсыз кердең, – дип елап җибәрмәсенме... “Икенче баласын тапса да, һаман сабый акылы икән дустымда”, – дип кенә уйлап куйдым ул чакта. Әмир дә артыгы белән иркәләп җибәргән. Кыланмышлары үзенә килешә тагын. Иркә хатын образына тиз кергән. Ул яктан мин дустым өчен сөендем генә.
Көннәрдән бер көнне тагын үпкә белдереп шалтырата бу.
– Кәримә, сүзеңдә тормадың, – димәсенме!
– Кадерлем, тагын нинди гаепләрем бар инде синең каршыңда?
– Авылга алып кайтып әбиеңә өшкертәм дигән идең... Туй көнне! Дәү әнием исән булса, сине аптыратмас идем дә бит.
Йорттагы барлык эшемне ташлап, баланы алдым да Зиләләргә чаптым.
– Һаман саташасыңмы әллә?
– Әйе. Кәримә, соңгы арада бик еш кабатлана башлады бу төшләр. Берәр күрәзәчегә барыйк әле. Юратырга иде төшемне.
– Булмаганны! Күрәзәче эзләп, гөнаһ җыеп йөрмибез әле. Бу атнада авылга кайтабыз! Әбекәй төшеңне дә юрар, өшкерер дә шунда.
Шулай итеп дустымны тынычландырып чыгып киттем. Ләкин ул атнада кайта алмадык. Улым ютәлли башлады. Температурасы күтәрелеп шифаханәгә яттык. Дәваланып чыккач кайтырбыз дип торганда, әбекәй авырайган дигән хәбәр алдык. Ике ай чамасы гына урын өстендә ятып дөнья куйды газизем. Соңгы юлга озатырга үзебез генә кайттык, Зиләгә дәшмәдем. Аннан дустым да тынычланган, Әмиренә малай алып кайтам дип планнар корып йөри. Үзе башламагач, мин дә бу саташулары турында яңадан сүз кузгатмадым. Египетка путевкалар алганнар. Кызларын әниләренә калдырып ике атнага ял итәргә китеп тә бардылар.
– Менә Әмиремә, нәсел дәвамчысы алып кайтып бирсәм, чын отличница булам инде, Аллаһ кушса, – дип телефоныма смс язып салган иде, Зиләкәем. Аның өчен ничек сөенгәнемне сүз белән әйтеп бетерерлек түгел. Үземнең тормышым җиңел генә бармаса да, ул көннәрне кош тоткандай канатланып йөрдем.
Ике атнага дип диңгезгә китеп барган пар, алты көннән Рәсәйгә әйләнеп кайтмасынмы?! Мәскәүдә аэропорттан ук Зиләне шифаханәгә озатканнар. Әмирнең абыйсы каршы алган.
Анализлар...Тикшеренүләр... Дустым күзгә күренеп гөлдәй сула. Әмир әле бер табибка, әле икенчесенә чаба. Зиләгә дә, беркемгә дә төгәл сәбәбен әйтми, “тикшерергә кирәк” дип җаваптан кача. Дустым елап арыган, вакыт-вакыт кына: “Әмир сиңа да бер сүз дә әйтмәдеме? Мин барысын да аңлыйм бит. Нигә миннән яшерә икән ул?” – дип куя.
Түзмәдем, Әмиргә үзем шалтыраттым:
– Тыңла әле, айлар буе диагноз куеп булмый торган нинди авыру булырга мөмкин ул? Нәрсә яшерәсең?
– Телефоннан сөйләшә торган сүз түгел. Кич белән кил, – диде дә телефонын сүндереп куйды бу.
Ноябрьнең кыскарган көне һич уза торган булмады, кич җитмәс кебек тоелган иде. Кулдан эш төште. Күзгә күз ни сөйләшмәкче була икән бу Әмир. Башка әллә нинди куркыныч уйлар керә. Зиләнең гел тикшеренеп, табиблар күз алдында йөргәне генә юата. Ничек булса да, вакытында ачыкланган. Димәк, тиз генә дәваланыр. Шулай булырга тиеш! Дамир белән без барырга чыкканда, өй алдына Әмир машинасы килеп туктады. Зилә яныннан, шифаханәдән кайтышлый үзе кергән. Дустым Казан клиникасында ята. Чираттагы тикшеренү курсы уза.
– Ничек ул анда?
– Хәленә күрә, яхшы. Син Зиләгә минем сезне чакырганны әйтмәдеңме?
Җавап кайтару түгел, көчкә ым кагып өлгерәм. Әмир үзе сорый, үзе сөйли. Карашы әллә кая, читтә. Безгә карамаска тырыша. Көне дә әллә нинди салкын. Калтырата. Агач ябалдашларын чишендергән җил, өзәсен өзгән инде, бераз тынса да булыр иде. Яшим дип чат ябышып яткан соңгы корбанын эзләвеме? Әллә суыктан, әллә борчылудан, бөтен тән кыл кебек тартылган.
– Кәримә, мин әби белән бабайга ничек әйтергә белмим. Зилә үзе барысын да аңлый. Ачыктан ачык сөйләшмибез ул хакта. Җүләр түгел бит ул, кая йөрткәннәрен күрә, ишетә. Аңа “подозрение” дип кенә әйтәбез. Ышанган кылана.
Әмир туктап калды. Елый. Күз яшьләрен тыярга бик тырышты да соң... Сабырлыгы ахыр чиккә җиткәндер күрәсең. Ничек юатырга?
– Зиләнең аналыгында яман шеш...
Әмир сүзен әйтеп бетерә алмады, кулын селтәп китеп барды.
Машинасына кереп утырды. Руль өстенә капланып елый. Үкси. Корычтай, алпатша хәтле ир солтаның шулай еласын әле! Моңа нинди йөрәк түзсен? Аяк астымда җир убылган төсле булды. Машина ишеген сак кына ачтым.
– Елама. Бар да әйбәт булачак. Вакытында беленгән, дәвалана ул, Әмир. Иң мөһиме хәзер яхшы клиникага урнаштырырга кирәк.
– Кәримә! Вакытында түгел диделәр. Соңгы стадия...
Ирем дәшми. Дамир сабырлыгын җыеп, безне күзәтә.
– Булмас. Ялгышалар. Алар белмиләр. Яхшы табибларга күрсәтергә
кирәк Зиләне.
– Әйе. Абый Израильдәге клиникага урнаштырырга ярдәм итә.
Сөйләшенгән инде. Билетлар алдык. Иртәгә Зиләне больницадан чыгаралар. Җомга очабыз.
– Мәскәүгәме?
– Израильгә. Үзенә генә бу хакта ничек әйтергә белмим. Әти-әниләренә ничек әйтергә?! Мин ни эшләргә дә белмим. Кәримә, Дамир! Ни эшлим хәзер?
– Киттек. Зиләнең әти-әниләренә барысын да үзем җайлап аңлатырмын, – дип сүзгә Дамир кушылды. – Казанда да онкология буенча яхшы табиблар, профессорлар бар. Сөйләшимме?
– Юк, Дамир. Вакыт аз. Вакытны югалтырга ярамый.
Ә вакыт хыянәтче! Ашыкты! Артыгыннан нык ашыкты! Ничек кышка
кергәнебезне дә, кай арада бураннар бөтереп алганын да аңламый калдык. Әмир белән Зилә Израильдә озак булдылар. Әнисен сагынып елаган кызлар да басылды, әби-бабай тәрбиясенә күнектеләр.
Өстәвенә улыма да гел салкын тиеп, авырыйбыз. Терелдек кенә дибез, тагын борыннары томауланып, тамаклары шешеп чыга. Әле шифаханәдә ятабыз, әле өйдә төрле ысуллар белән дәваланабыз. Аллергия түгел микән дигән шикләр белән дә тикшеренеп карадык. Прививкалар, витаминнар, антибиотиклар, дәвалауның нинди генә ысулын кулланмадык.
Дамир икешәр айга командировакаларга китеп бара. Кайткач та, ниндидер салкын, ят булып тоела. Кулында гел телефон. Кемдер шалтырата. Кемгәдер үзе яза. Сәер. Ләкин бу хакта уйларга көч тә, теләк тә юк. Теләсә ни эшләсен. Исән генә булсын.
Зилә белән скайп аша аралашабыз. Операцияләрдән соң, Әмир язып, дустымның хәлен хәбәр итеп торды. Гаиләнең бердәмлеге, туганнарның кешелеклеге шундый чакта сыналадыр ул. Әмирнең абыйлары бөтен чыгымнарны үз җилкәсенә алды. Өч айдан артык Израильдә дәваланып кайтты Зилә. Катлаулы операцияләр, химия терапияләре, кыйммәтле, көчле дарулар дустымның газапларына нокта куярга тиеш кебек иде. Әмирнең тырышлыгы, хатынына тугърылыгы, мәхәббәте, гаиләсе өчен көрәшүе ахыр чиктә дәвалану белән бүләкләнергә тиеш бит инде!
– Берәр карчыкка барып өшкереп кайтырга хәзер соңдыр инде, әйеме
дустым? Могьҗиза булмастыр. Мин теге төшләрнең мәгънәсенә төшендем. Хәзер саташмыйм. Булды. Курыкмыйм да хәзер. Син гомер озын ул, дигән идең. Түгел икән бит. Бирелгән кадәр генә. Күпме көрәшсәң дә, артыгын алып булмый. Иремне уллы итә алмадым. Үкенечле. Улы булса, бер терәге, сердәше булыр иде.
– Гөл кебек ике кызыгыз бар бит, Зилә!
– Кызлар дип инде... Алар кияүгә чыгачак. Ярый, Әмир дә өйләнер,
әйеме? Булыр әле, улы да булыр. Мин тегендә, фәрештәләр белән сөйләшеп куярмын.
Көлә... Бу көлүдән дә авыр, куркыныч тагын ни бар икән тормышта?! Зилә башта савыгып киткән төсле булган иде. Әмир чит илдән табып кайтарткан көчле дару да килешеп куйды ахры. Бер ампуласы сиксән мең дип ялгыш әйттеме, чынмы, сорамадым. Хатыны өчен үзе тәмугъка керердәй булып йөргән кешедә бәя кайгысы юктыр ул. Абыйлары да, бигрәк туган җанлы, эчкерсез кешеләр. Бу гаиләнең бердәмлегенә шаклар катарлык. Мин аларга дустым өчен чиксез рәхмәтле идем. Ләкин озак юанырга туры килмәде. Мартның соңгы атнасында Зиләне төн уртасында ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киттеләр. Өч көннән соң Әмиргә хатынын больницадан алырга куштылар. Шул чак Дамир үз танышларына шалтыратты. Ниндидер үтемле кешеләр аша Зиләгә ярдәм күрсәтүләренә, аны шифаханәдә калдыруларына ирештек. Дамир китерткән профессор тикшерде Зиләне. Баксаң, теге кыйммәтле зәһәр шәп дару дустымның бавырын ялкынсындырган. Даруны туктаткач, атна-ун көн эчендә Зиләнең хәле тәмам авырайды. Инде сугылыр кеше, ярдәм сорап керер ишек калмады. Профессор Әмиргә хатынын тилмертмәскә, өенә алып кайтырга киңәш итте.
Зилә йокы бүлмәсенең ачык ишегеннән залны күзәтә. Анда Әмир, әти-әниләре, туганнар җыелган. Якын дуслар килгән. Шулар арасында кызлары, башка балалар мәш килә. Туй көнендә сөйләгән төштәге төсле бар да. Еламаска тырышсам да, күз яшьләрен тыеп булмый.
– Кәримә, профессор нәрсә диде?
Сүз таба алмыйм. Дустыма күтәрелеп карарга кыюлык җитми. “Соң инде. Озак газапланмасын дип кенә тели аласыз”, – диде Дамир тапкан профессор. Бу сүзләрне ничек әйтим...
– Кәримә, мине шифаханәгә кабат салачаклармы?
– Юк...
Көч-хәл белән ым кагып алдым. Тамак төбендәге төер сүз дәшәргә ирек бирми. Сеңлем кебек, кадерле якын кешем минем! Ничек ярдәм итим? Биргән вәгъдәләремдә тора алмадым. Бәлки күрәзәчесенә дә барасы булгандыр. Вакытында өшкерәсе, дога ырымнар көчен дә сынап карыйсы булгандыр. Ә мин сүземдә тора алмадым.
– Кәримә, Әмир белән кызларны ташлама. Бар, сине Дамир
көтә. Улыгыз йоклаган ахры. Урнаштыр баланы. Минекеләрне дә ташлама, ярыймы. Әти-әниләр карт инде, бөтен ышаныч синдә, дускаем. Мин тегендә фәрештәләр белән сөйләшермен дә бит. Балалар белән Әмиргә җирдә дә бер таяныр фәрештә кирәк...
Зилә елмаеп куйды. Үзе залга карап ымлый. Ачык ишектән Дамир безне күзәтә. Чыннан да минем чыкканны көтә. Кулында улыбыз йоклап киткән. “Кайтарып җибәрергә кирәк үзләрен”, – дип уйладым.
– Зилә, мин хәзер әйләнеп керәм.
– Кирәкми. Иртәгә килерсез. Бар.
Киткәндә, хушлашып, ишекне япмакчы идем, Зилә яптырмады.
Елмаеп кул изәде. Ходаем, никадәр көчле, сабыр ул.
Кайтып машинаны куярга да өлгермәдек, Әмир шалтыратты.
– Кәримә... Зиләбез китте.
Улыбызны әниләргә кертеп урнаштырдык да, кире килдек. Калганы томан эчендә. Начар сыйфатлы кино кебек. Зилә кызларына истәлекккә видео язмалар әзерләп калдырган. Хатлар язган. Ул барысын да аңлаган, белгән. Шулай да, өметен өзмәде, көрәште. Соңгы минутына кадәр көрәште.
Миңа да озын итеп хат язып калдырган Зилә. Диагнозы билгеле булгач башлаган. Көз көне. Бу хат көндәлекне мин озак вакыт укырга базмадым. Йөрәгем җитмәде. Авыр иде.
Дустымның кырыгын уздыргач озак тормады, Дамир да гаиләдән китте. Теге телефонда язышулары, шалтыратышулары юкка булмаган. Битәрләмәдем, тотмадым. Карар кабул иткән икән, аның өчен шулай яхшырак икән – ни эшләтәсең. Исән генә булсын. Бәхетле булсын.
“... Дустым, сары башлы чебешеңә алмашка калган ике сандугач баласы белән горур лачынымны ташлама инде син.” Шулай тәмамлаган Зилә үзенең хатын. Озак та тормадылар әти-әниләре мине тол калган кияүләренә димләп килделәр.
– Әмир сине бик нык хөрмәт итә, кызым. Үзебезгә дә чит кеше түгелсең. Оныкларны бер дә ятлар кулына калдырасы килми. Зиләнең фатихасы белән кавышып карагыз әле. Алла бирсә җае белән генә торып та китәрсез. Ир бала үстерәсең. Ялгыз башың авыр бит, – диләр. Әмир үзе дә ике кызын ияртеп килгән. Өч баланы кочкан да, дәшми генә күземә карап утыра. Дустымның горур лачыны...
P.S. Миңа бу тарихны бер хезмәттәшем сөйләгән иде. “Бәлки берәр кайчан хикәя итеп язарсың”, – дип моңсу гына елмайганы әле дә күз алдымда. Күп вакыт үтте аннан соң. Озак һәм авыр язылды бу хикәя. Исемнәрен алыштырдым. Калганы ничек сөйләгән булса, шулай.
Альбина Гайнуллина