Найти тему
Войти
Альбина Гайнуллина
11 подписчиков
Подписаться
Бик сагынам
2 октября 2022
2 окт 2022
1
Телефонымда сакланган фото-видеоларда кемнәр генә юк. Арча районы Чөмә Елга авылыннан Фирдия апа Рифкать абый Гафиятовлар да матур итеп елмаеп утыралар әнә. Телефонда дим. Фирдия апа безнең актив хәбәрчебез, шигырен дә яза, җырлап та күрсәтә. Ул пешергән гөбәдия, кош теленең тәмен тасвирлап бетергесез. Татыган аңлар. Йорт тирәсе гөлбакча иде без килгәндә. Кәҗәләрен кочаклап иркәли, массаж ясап кына сава. Шушы көннәрдә телефонымнан видеолар карап, искә төшереп сагынып куйдым да Фирдия апаны, үзенә шалтыраттым. – И, балакаем, искә алганың өчен рәхмәт, – дип телефонын алуга елап та җибәрде әбекәем. Хәл белергә генә дип шалтыратуым югыйсә. Елаганын ишеткәч үзәкләрем өзелеп китте инде менә. Элек Фирдия апа улын юксынып үзе шалтырата иде безгә. Күңел бушатырга, бераз сөйләшеп алырга. Елый-елый 2014 елда булган фаҗига турында сөйли, гел кунакка чакыра иде. Алар Рифкат абый белән өч бала үстергәннәр – ике кыз, бер малай. Уллары авыргач, Прибалтикага, Кырымга, Әзербайджанга йөртеп астмадан дәвалаганнар. Баланың ундүрт яшендә җиңгәннәр бу чирне. Шунда ана йөрәге ничек тантана иткәнен сөйләп торасымы инде?! – Аннары югары белемнәр алып, җитәкче урыннарда эшләп йөрде балакаем. Өйләр салды улым... һәм 42 яшендә безне ташлап мәңгелеккә китте. Боровое Матюшинода эшли иде, шунда газ шартлап үлде балам. Күрәчәгең булса яралар төзәлгәнен көтми шул язмыш. Быелгы көзне бабай белән бергә каршылый алмаганнар менә. Рифкат абый да бакыйлыкка күчкән, бахыр. Шуңа елый әбекәй. Әле кайчан гына килгән газетаның һәр яңа санын “спорлаша-спорлаша” укыйбыз дип бергә сөйләп утырганнар иде бит. Әле дә күз алдымда: “Элек битләре таралып китмәсен өчен тегәргә туры килә иде газетаны. Рәхмәт сезгә, хәзер беркетеп җибәрәсез” дип сөйләгәннәре. Бабай белән 58 ел бергә яшәп калганнар менә. Бер күрүдә бер-берсен ошатып кавышкан пар булганнар. – Бабаем Казаннан бер тапкыр кайтты, шимбә көнне. Шунда таныштык та, чәршәмбе көнне сорарга килде. Якшәмбе никах ясап өйләнешеп тә куйдык. Ул үзе Лаеш районы Атабай авылы егете иде. Язмыш аларны кайларда гына йөртмәгән. Свердловск өлкәсендә дә яшәгәннәр, Яр Чаллыга, Казанга да кайтып торганнар. Әллә җиде, әллә сигез урын алыштырганнар, анысының очына чыга алмадык. Инде соңгы нокта авылда, Чөмә Елгада дисәм, түгел икән. Арчада фатир алып куйганнар. Фирдия апа бүген шунда ялгызы яши. Кызлары кайтып йөри, билгеле. Ләкин аларның үз тормышы бит. Андый күрешүләр иңгә иң куеп гомер иткән якын кешеңне югалту ачысын дәваламый. Бары бераз юатып кына тора. Рифкат абый белән икесе бергә горурланып авылда мәчет ачулын сөйләгәннәре искә төшә. “Мәчетебез бик матур, муллабыз каршыда гына яши. Моңа кадәр элекке клуб, мәктәп бинасында иде мәчет. 2020 яңа мәчетле булдык. Аның төзелешенә акчаны бөтен халык җыйды. Без туганнардан, үзебездән 150 мең җыеп бирдек. Севастопольдәге, Владивостоктагы туганнар да акча бирделәр. Бөтен авыл халкы шулай үз өлешен кертте. Мин мәчет ачылган көнне кырык йомыркага кош теле пешердем, биш гөбәдия салдым”, – дип сөйләгәндә өлкәннәрнең йөзендәге канәгать нурдан күңел җылынып калган иде. – Мин кияүгә чыккач та теплоконтрольдә эшләдем, приборлар җыйдык, – дип хезмәт елларын да искә алган идек. Рифкат абый металлургический комбинатта эшләгән. Ләкин хикмәт эш урыннарында да түгел, шәһәрдән шәһәргә, урыннан урынга йөргәндә билгеле, эше дә алышына. Ә менә җитәкчеләрнең, хезмәттәшләрнең мөнәсәбәте бер була. Бөтен җирдә хөрмәт итәләр бу парны, сүзләре үтә. Бигрәк тә Фирдия апа чая, хәтта әрсез дә булгандыр. Андыйларны халык телендә “боевой” диләр. Бабайның кулын сыйпап куеп: – Рифкат абыегыз сөйләшми ул, минем төсле тел бистәсе түгел. Шуңа аны бик тыныч дип әйтәләр. Төрле чаклары булды инде бабайның да. Шулай да орденнарны, медальләрне тәртипсез, начар кешеләргә өләшмиләр! Исәпкә ал шуны! Мин бабамны беркемгә дә бирмим. Аңа каймак, эремчек кенә, җиләкләр генә ашатып торам. Җиләкне кышка күп итеп катырабыз. Балны да өчәр бишәр банка алам. Мин аннан тугыз яшькә кечкенә. Ачулана башласа: “Мин сиңа кызың кебек кенә бит, ачуланма инде”, – дим. Ул миңа әйтмәгәнен ишек алдында үзалдына сөйләнеп йөри. Менә шундый хатирәләр. Телефонны куйгач та колагымда Фирдия апаның “сагынам бит” дигәне бик озак яңгырап торды. “Кәҗәләрем кеше кебек акыллы иде. Шуларны кочаклап ярата идек икәүләп. Сауганда массаж ясамый калдырган чакларым булмады. Аннан бабайга каймак әйзерли идем шул сөттән. Тавыкларымны да, бакачадагы гөлләремне дә сагынам. Ләкин өйне сатмый булмый иде шул. Мин анда бабайсыз ялгызым яши алмыйм. Куркыныч та. Хәерлегә булсын. Шалтыратып хәлне белгәнең өчен рәхмәт. Сезнең газетаны да бик яратам. Монда килми әле, почтага барып юнәтәсе булыр”. Фирдия апа белән сөйләшкәннәр торып-торып яңара хәтердә. Әле дә ярый яраткан шөгылен, тәмле ризыклар, мич ашлары пешерүен ташламаган. Сыйлар, кунак итәр, күңел бушатыр кешесе гел булып торсын. Аллаһ Тәгалә үзен саулыктан аермасын. Фирдия апа район газетасына да бик актив язып тора ул, без дә актив хәбәрчебездән яңалыклар көтеп калабыз. Элемтәләр өзелмәсен. Аралашып, хәбәрләшеп, бергә бердәм булып авырлыкларны җиңәрбез шулай. Альбина Гайнуллина https://vk.com/video229992017_456239336?list=d75344d5dfbb45724f #ничекбаршулай #журналисткөндәлеге