Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Раян белән Ангелина «Киләчәк шәһәре»н төзегән

Казанда беренче сыйныф укучылары арасында «Минем цифрлы Татарстаным» республика рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды.

"Минем цифрлы Татарстаным" республика конкурсында Салавыч күппрофильле лицееның 1 класс укучысы Закиров Раян һәм Чепья урта мәктәбеннән Исаева Ангелина җиңү яулады.

Укучыларыбыз компьютер, график планшет һәм каләм, шулай ук программа ярдәмендә «Киләчәк шәһәре»н төзегән.

«Цифрлы Татарстан» ның төп максаты-укучыларның иҗади потенциалын үстерү, аларны мәгълүмати технологияләрне практик эшчәнлектә актив куллануга тарту.

Конкурс Россиядә мәдәни мирасы елына һәм Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына багышланган иде.