Икенчеме, өченчеме көн китте: яңгыр ишә... Күк йөзен куе коңгырт болытлар каплаган. Ява да ява. Кемдер әйтер, шулай була инде, матур җәйдән соң соры, шыксыз көзләр килә, дип. Балачак табышмагы искә төште: — Ике көн тоташ яңгыр ява аламы? — Юк, арасында төн бар. Төн булуыннан җиңелрәк түгел икән. Тагын да караңгы, юеш, салкын. Телевизор, телефонны соңгы арада ачасы да килми. Анда да, әйтерсең, көнне төнгә тоташтырып һаман яңгыр ява, кара болытлар куерганнан куера бара. Хәбәрләр тыңлаган саен, йоталмаган кебек, тамакка төер тыгыла, чигә чатный, каядыр калак сөяге астында качып, йомарланган җан кысыла. Шулай һаман каплаган болыт торыр, яңгырның азагы күренмәс кебек. Әмма күк белән җирне тоташтырып күпме генә салса да, нинди генә озакка сузылган булса да, яңгыр да басыла берзаман. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйткән: فَإِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا. إِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا "Чынлыкта, һәрбер авырлыктан соң җиңеллек килә. Һәрбер авырлыктан соң җиңеллек килә" (аш-Шарх сүрәсе 5,6 аят