Алдан хәбәр иткәнчә, кичә Балтачта өлешчә мобилизация кысаларында егетләребезне Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына чираттагы озату булды. Без хәбәрләшкән чакта иртәнге аш вакыты иде. - Безне Казан-ЭКСПОга урнаштырдылар, биредә җылы, ашаулар яхшы. Бар да әйбәт, борчылмагыз", - диде егетләр. Бүгеннән беренче күнегүләр, өйрәнүләр башланыр дип көтәләр.