Найти тему

***

Көннәр, сары яфрак сыман

берәм- берәм

Коелалар аяк астына.

Ә шулай да әле яшел чирәм

Кояш нурларына куана.

Туңыр, өшер дә бәлки салкыннан,

Ятып калыр ул кар астында.

Кача алмас инде язмышыннан,

Ул да бер кол Ходай каршында.

Әгәр кушса сезгә дә язмышлар

Салкыннардан өшеп туңырга,

Җир йөзенә кабат килер язлар,

Ышанырга кирәк яхшыга!

Наиля Зарипова