Бер зирәк гарәп кешесе уллары һәм кызлары белән яши икән. Аларның көтү өчен дөяләре, сарыклары һәм сарыкларны бүреләрдән саклаучы этләре булган.
Беркөнне, бер ахмак кеше килеп сакчы этне үтерә. Уллары этне үтергәннәрен әтиләренә әйткәч, әтиләре: "Барыгыз, этне үтергән кешене үтерегез", - ди.
Уллары әтиләренең сүзен тыңламый, аны акылга җиңеләйгәндер дип уйлыйлар.
Ике ай үткәч, караклар килеп боларның дөяләрен һәм сарыкларын урлап алып киттә. Бу хәлдән соң әтиләре тагын:
"Барыгыз, этне үтергән кешене үтерегез", - ди.
Уллары әйтәләр: "Әти акылдан язган. Без аның белән каракларның дөяләр һәм сарыкларны урлавы турында сөйләшәбез. Ә ул һаман, эт үтерүчене үтерегез, ди". Күпмедер вакыттан соң боларга һөҗүм итеп бер кызларын урлап китәләр.
Әтиләре тагын: "Этне үтергән кешене үтерегез", - ди.
Шуннан соң олы улы тора да: "Мин әтием әйткәнгә буйсынам һәм нәрсә булыр карарбыз", - ди...
...Эт үтерүченең үлеме хакындагы хәбәр каракларга килеп ирешә. Алар куркуга кала. Үзләрен дә үлем көткәнен аңлап дөя, сарыкларны, урланган кызны төнлә белән кире кайтарып бирәләр.
Кыйссадан дәрес:
Хокукларыгыз бозылуга күз йомсагыз, дошманыгыз сезне көпә-көндез талап китәргә дә батырчылык итәчәк. Кыю, батыр булулары сәбәпле түгел, ә сез аларга оятсыз рәвештә үзегезне хурларга мөмкинлек биргәнегез өчен. Ул мөмкинлекне сез эндәшмәвегез сәбәпле бирәсез.
(гарәп теленнән тәрҗемә ителде)