Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

Улым, тормышта өч нәрсәдән баш тартма! (гыйбрәтле кыйсса)

Әтисе улына әйтте:

- Улым, син тормышыңда өч нәрсәдән баш тартма:

иң яхшы ризыкны ашаудан,

иң яхшы караватта йоклаудан,

иң яхшы йортларда яшәүдән.

Улы әйтте:

- Без ярлы ич, мин моны ничек эшли алыйм соң?

Әтисе әйтте:

- Тамагың бик нык ачкач кына ашасаң, иң яхшы ризык ашаган булырсың,

күп эшләсәң һәм арыган булсаң, синең караватың иң яхшы карават булыр,

әгәр дә син кешеләргә игелек күрсәтсәң, син аларның йөрәкләрендә яшәрсең, һәм шулай итеп син иң яхшы йортларда яшәгән булырсың.

(Гарәп теленнән тәрҗемә ителде)