Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Гыйбрәтле кыйсса

Бер ир кеше бик матур хатынга өйләнә һәм ул аны бик ярата. Күпмедер вакыттан соң хатыны тире авыруы белән авырый башлый. Матурлыгы әкренләп юкка чыгуын күреп хатын бик борчыла. Шул көннәрдә иренә сәфәргә чыгарга туры килә. Бәла арты бәла килеп тора бу гаиләгә. Сәфәрдән кайтканда ире юл һаләкәтенә очрап, җәрәхәтләнә. Күзләре сукырая аның.

Каза килә тора, алар ирле-хатынлы тормышларын дәвам итә. Хатын матурлыгын югалта һәм көннән-көн үзгәрә.

Ир сукыр һәм бу турыда бернәрсә дә белми. Ул хатынына гаҗәп гашыйк һәм аңа сукырайганчы нинди мөгамәлә дә булса, нәкъ шундый мөгамәләсен дәвам итә.

Көннәрдән бер көнне авыруы көчәеп китеп хатыны вафат була. Ире яраткан кешесен югалтуга бик нык кайгыра. Хатынын күмеп кайтканда, күршесе аңа: "Сукыр килеш яшәүләре җиңел булмас инде сиңа?! Ничек тормыш итәрсең инде?!" - ди.

Ир әйтә: "Мин сукыр түгел!!! Хатынымны рәнҗетмәс өчен, аның күңеле кырылмасын өчен генә мин "сукыр" булып яшәдем. Мин аны авырганчы ничек яраткан булсам, гомер буе шулай яраттым".

(Гарәп теленнән тәрҗемә ителде).