“Таныдыңмы?!” Автобуста барам. Кеше күп. Нинди генә матур уйлар килми башка. Көне-көне белән шулай була бит ул, кояш нуры күрсәң дә сөендерә, яфрак лепердәвенә дә күңел була. Күзләр дә көлә, иреннәр дә елмая. Шулай барган арада бермәлне ерактан, халык арасыннан миңа таба карап елмайган берәү шәйләнде. Игътибар итмәгәнгә сабышам, урамга карыйм имеш. Күз чите белән үзем шушы кешене күзәтәм. Тик торганда сиңа төбәлеп елмаеп тормыйлар бит инде. Салонны күзләгән булып, борылып искәреп тә алдым. Шатлыгыннан үзе кояш булып балкый бу бәндә. Урта яшьләрдә, безнең тирә булырга тиеш. “Әстәгыфирулла тәүбә, кем микән бу”, – дип искә төшерергә тырышам хәзер. Мин уйлаган арада кул да селтәп алган кылана шунда. Шыплап тыгызланып кереп баскан халыкны аралап акрын гына миңа таба килә башлады, җитмәсә. Еш кына шулай, каршыңа килеп басалар да “сәлам, таныдыңмы” диләр. Танымый ни?! Исемеңне, кемлегеңне генә хәтерләмим. Ә болай, ник танымаска! Берсендә шулай банкомат яныннан кузгалып киткәндә бер егет килеп