Үзем аралашучан булгангамы, икедән артык балабыз булу сәбәплеме, төрле сораулар еш ишетергә туры килә. "Барысы да синекеме? Җир алдыгызмы инде? Үзең теләп күп бала таптыңмы? Ирең кушамы әллә? Ничек өлгерәсең? Бер-берсеннән көнләшмиләрме? Эшкә чыгасыңмы инде?..." Сораулар кабатлана, арта бара. Ничек җавап бирергә аптырап китәсең кайчак. Дүртенче бала туып, бер атнадан ишегалдына чыккач, танышым очрады. Малаймы-кызмы, исемен, кайсы роддом һәм башкаларны ишеткәч, "бишенчегә барасызмы?" - дип сорады. 🙄 Әйе, бер атнадан соң шуны гына уйларлык. Үземнең дә элек күп балалы әниләрне күрсәм исем китә иде: мин бер бала белән дә бушамыйм, кайвакыт чәйне кайнар килеш кичен әтисе кайтып, баланы алгач кына эчәм, кайберүләр җидешәрне үстерә, дип уйлый идем. Шуның өстенә эшлиләр дә, бөтен нәрсәгә җитешәләр дә. - Ничек өлгерәсең? - дип, өч балалы таныш әнидән сораган идем. Шул сорауны бирүче йөз дә беренче булганмындыр инде ул вакытта.🤦🏻♀ Хәзер миннән дә "Ничек өлгерәсең",- дип
