Минем белән генәме ул шулай,
Ача белмим кеше серләрен.
Сорый калсам, алар хаман шулай,
"Бер килеш"тә яши көннәрен.
Яхшы җавап, кемгә дә килешә,
Сораучының телен кисүче.
Бөтен мәсьәләсен җиңел чишә,
Ул , "бер килеш" диеп әйтүче.
Мин бүгеннән шул җавапны инде
Үзем кулланырга тырышам.
Әгәр дә кем кызыксынса инде,
"Бер килеш"тә яшәп маташам.
Сезне дә кисәтәм, сак булыгыз,
Исегезгә язып куелсын.
Шул "бер килеш" диеп әйтүегез
Чыгармасын тышка барысын.
Наиля Зарипова