Найти тему
Татарский Мир

Татар фольклористикасында яңа сәхифә ачучы Хуҗа Бәдигый

“Хуҗа Бәдигый - татар фольклористикасында
яңа сәхифә ачучы, аны яңа бер баскычка
күтәрүчеләрнең берсе булды”
(Хәмит Ярми)

ХХ гасыр башы – татар җәмгыятендә, татар тормышында, мәдәният, әдәбият һәм мәгариф үсешендә хәлиткеч үзгәрешләр, зур яңалыклар, күтәрелеш чоры. Татар вакытлы матбугаты барлыкка килү, милли театрга нигез салыну, классик дәрәҗәсенә күтәрелгән язучыларыбыз барлыкка килү (бер Тукае гына да ни тора!), әдәбият мәйданына хатын-кызлар аяк басу, заманча, яңа тәртипләргә корылган мәктәп-мәдрәсәләр ачылу, дини белемнәр белән беррәттән, дөньяви фәннәрдән дә бик яхшы мәгълүматлы булган мәгърифәтчеләр, педагоглар тәрбияләнү һ.б. – гасыр башы татар дөньясына килеп кергән яңалыкларның иң мөһимнәре әнә шулардан гыйбарәт.

Хуҗа Бәдигый
Хуҗа Бәдигый

Тик шулай да һәрбер уңай үзгәреш, күтәрелешнең башында аерым шәхесләр тора. Татар фәне үсеше турында сөйләгәндә, әлбәттә, шул чорның иң күренекле галимнәре - М.Корбангалиев, Н.Надиев, Һ. Максуди, Ф.Туйкин, Һ.Атласи, Г.Гобәйдуллин, Г.Максудов һ.б.ны атау дөрес булыр. Бу зыялы затларыбызның күбесе революциядән соң татар мәгарифе һәм фәнен әйдәп барган, яңа шартларда аның нигезен салган кешеләр. Кызганыч, ХХ гасыр башында мәйданга килгән, совет чорында армый-талмый хезмәт иткән бик күп күренекле шәхесләребез, олпат затларыбыз кансыз репрессия чорының золымын күргәннәр, корбан ителгәннәр. Хөрмәтләп искә алуга лаек шундый шәхесләребез арасында күренекле фольклорчы, татар тел белеме һәм милли мәгарифебез үсешенә зур өлеш керткән галим һәм педагог, күпсанлы дәреслекләр авторы Хуҗа Бәдигый да бар.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе

Хуҗа Габделбәдигъ улы Бәдигый 1887 елның 24 декабрендә Казан губернасы Мамадыш өязе (Татарстанның хәзерге Мамадыш районы) Югары Бөрсет (Югары Кыерлы) авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылы мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 1900 елда Казандагы мәшһүр “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. Яхшы укуын, фикер куәтен, фәнни-педагогик эшкә сәләтен искә алып, аны үзе укыган мәдрәсәдә мөгаллим итеп калдыралар. Х.Бәдигыйның педагоглык хезмәтенә әнә шулай беренче орлыклар салына, авыр, үтә җаваплы, әмма гаять кызыклы мәгариф дөньясына беренче адымнар ясала. Бу вакытта инде ул тагын бер мавыктыргыч дөньяны ачып өлгергән була, бу - фән дөньясы. Шулай итеп, киләчәктә әлеге ике юл, берсен-берсе тулыландырып, бербөтен булып, аның гомер юлы буйлап озата баралар.

Дьюла Месарош
Дьюла Месарош

1906 елда, әле “Мөхәммәдия”дә укып йөргән вакытында, Хуҗа Бәдигый тормышында хәлиткеч, мөһим бер вакыйга була. Шушы елның көзендә, татар телен һәм халык иҗатын өйрәнү өчен Казанга күренекле венгр галиме, төрки телләр белгече Дьюла Месарош (1883-1957) килә. Урта Идел халыкларының рухи һәм матди мәдәнияте белән кызыксынган галим Казан һәм Сембер губерналарындагы авыллар буйлап этнографик экспедициягә чыга. “Мөхәммәдия” мөгаллиме Й. Акчура тәкъдиме белән, аңа ярдәмче итеп Х.Бәдигыйны билгелиләр. Кыш буе венгр галиме татар телен өйрәнә, ә җәен алар икәүләп Казан арты авылларында фольклор әсәрләре җыялар. Шул рәвешчә, татар шәкерте фәнни эшкә беренче адымын ясый. Ләкин ул шулкадәр мавыктыргыч һәм тылсымлы булып чыга ки, Мессарош эшен тәмамлап, Казаннан китеп барганнан соң да, Бәдигый татар халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю һәм өйрәнү эшен дәвам итәргә карар кыла. “Мин мөхтәрәм остазымнан аерылганның соңында да эшемне дәвам иттем. [...] һаман шул халык әдәбияты артыннан йөреп, башлаган эшемне тәмам итәргә тырыштым”, - дип яза ул үзе бу хакта. Моннан тыш, Х.Бәдигыйның чынлап торып фольклор белән кызыксынып китүенә шул өлкәне су кебек эчкән халык шагыйре Г.Тукайның йогынтысы да булгандыр. Бәдигыйга бөек шагыйрь белән күрешергә насыйп була, һәм аның: “Зур эш башлап җибәргәнсең, инде шул юлыңны дәвам ит”, - дигән сүзләре, фатихасы яшь галимгә канатлар өсти. Шулай итеп, Х.Бәдигый 1912-1914 елларда үзе җыйган материалларны туплап, эшкәртеп, төрләргә аерып, “Халык әдәбияты” дигән гомуми исем астында “Мәкальләр”, “Табышмаклар, такмаклар, такмазалар”, “Бәетләр”, “Җырлар” дигән китапларын бастырып чыгара. Башка жанрларга караган үрнәкләр, кызганычка каршы, янгын вакытында янып юкка чыга. Халык авыз иҗатының искиткеч тарту көчен тойган галим бу өлкәдә эшен тагын да дәвам итә. Зур фәнни эшнең нәтиҗәсе булган китаплары 1920 нче елларда да басылып чыга, ул җыйган материалларның күпчелеге мәктәп дәреслекләрендә урын ала. Бу вакытта ул Казандагы Гыйльми Үзәкнең фольклор комиссиясендә әгъза булып тора.

-4

Фәнни юнәлеш буларак кына түгел, милләт язмышын ачыклауда да кыйммәтле чыганакларның берсе булган татар халык авыз иҗатын өйрәнүгә этәргеч биргән зур шәхесләрнең тормышында очравы, әлбәттә, Х. Бәдигыйның эшчәнлегендә зур роль уйнаган. Ләкин һәр башлаган эшне уңышлы дәвам итәр өчен иң беренче чиратта үзеңә зур хезмәт һәм тырышлык куярга һәм, әлбәттә, үҗәтлек белән эшләргә кирәклеге билгеле. Бәдигый да үз алдына куйган бурыч-максатларына эре-эре адымнар белән барган, татар фольклорын фәнни өйрәнү эшенә биниһая зур өлеш керткән. Аның революциягә кадәр үк башланып, совет чорында да уңышлы дәвам иткән бу эшенә татар галимнәре һәм зыялылары зур бәя биргәннәр. Х. Бәдигыйнең фольклор өлкәсендәге хезмәтләренә зур әһәмият биреп, тәнкыйтьче һәм татар язучыларының әйдаманы, Гыйльми Үзәк җитәкчесе Г. Ибраһимов аны К. Насыйри башлаган эшне 20 ел буена дәвам итүче дип атый, педагог һәм журналист Ф. Сәйфи-Казанлы, егерменче-утызынчы елларда халык әдәбиятын тергезү юлында торучыларның берсе дип саный.

Халык әдәбияты
Халык әдәбияты

ХХ гасыр башында фольклорчы-галим һәм журналист буларак (“Мөгаллим” имзасы белән “Әл-ислах” газетасында мәкаләләр бастыра) танылу алган Хуҗа Бәдигый Октябрь революциясеннән соң татар телен өйрәнү һәм укыту эшенә чума. Совет мәктәбе өчен укытучылар хәзерләү, мәктәпләр өчен дәреслекләр төзү, методик ярдәмлекләр, кулланмалар язу эшен киң җәелдерә. К. Насыйри исемендәге Казан педагогия техникумында, Көнчыгыш академиясенең татар рабфагында, Өлкә совет-партия мәктәбендә, М. Вахитов исемендәге икенче баскыч мәктәптә татар теле һәм әдәбиятыннан дәресләр бирә, татар-башкорт гаскәриләре өчен оештырылган махсус ликбез курсларында укыта.

Гамәли эшчәнлекнең нәтиҗәләрен фәнни нигезләү һәм гомумиләштерүләргә таянып, Х.Бәдигый татар тел белеме буенча хезмәтләр яза. Күренекле галим М.Корбангалиев белән берлектә язган хезмәтләре аеруча зур бәяләүгә лаек. Аларның “Ана теле сарыфы”, “Ана теле нәхүе”, “Гамәли тел сабаклары” китаплары татар морфологиясе һәм сарыфын өйрәнүдә зур бер казаныш булып торалар. Бер кызыклы факт: әлеге хезмәтләрдә файдаланылган “килеш” сүзе, грамматик термин буларак, гамәлгә кереп китә, моңарчы кулланылып килгән “падеж”, “игъраб” сүзләрен алыштыра.

Әлеге үк авторларның иҗади дуслыгы нәтиҗәсендә барлыкка килгән “Рус мәктәпләре өчен татар теле дәреслеге”, “Әлифба” китабы, зурлар мәктәпләре өчен язылган “Крестьян әлифбасы” да заманының иң популяр дәреслекләреннән саналган.

1926 елда Х.Бәдигый Ленинградтагы Көнчыгыш институтына укырга җибәрелә, күренекле тюрколог, академик А.Н.Самойловичта (1880-1938) укый, аспирантура тәмамлый. “Төрки телләрнең чагыштырма морфологиясе” дигән темага кандидатлык диссертациясен уңышлы гына яклаганнан соң, Казан педагогия институтында укытучы, доцент, профессор вазыйфаларын үти. Бу чорда ул бик җентекле рәвештә татар теленең тарихы мәсьәләләрен өйрәнә. Бу эшнең нәтиҗәсе булып, “Татар әдәби теленең барышы” дигән хезмәте, фәнни мәкаләләре дөньяга килә.

Хуҗа Бәдигыйның туган телебезне һәм әдәбиятыбызны фәнни өйрәнүгә багышланган фидакарь хезмәте әле озак вакытлар дәвам итәр, яңа ачышлар ясалыр, милләтебез өчен әһәмиятле булган бик күп яңа китаплар язылган булыр иде, мөгаен. Тик язмыш шул чорның иң зыялы, иң акыллы, иң булдыклы, галим затларына, шул исәптән, Бәдигыйга карата та, мәрхәмәтсезлеген күрсәтә. 1938 елның 29 июнендә, Казан педагогия институтында эшләгән, фәнни эшчәнлеге чәчәк аткан чорында аны, ике бала атасын, “Идел-Урал буржуаз-милли оешмасы эшендә катнашуда” гаепләп, кулга алалар, 10 елга ирегеннән мәхрүм итү, 5 елга хокукларын чикләү турында хөкем карары чыгаралар. Нәкъ ике елдан соң, 1940 елның 22 июнендә галим аклана. Тик төрмәдә күргән авырыклар нәтиҗәсендә тәне изелгән, какшаган, җаны җәрәһәтләнгән, сыкраган Хуҗа Бәдигый иректә озак яшәми, күп тә үтми, шул ук елның 17 ноябрендә каты авырудан дөнья куя.

Бу хакта тулырык: «Мәгариф» журналы 2022 ел.

Ләлә Мортазина