Бәйгедә 11 яшьтән 18 яшькә кадәр балалар катнаша ала.
"Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы, балалар һәм яшүсмерләр арасында талантларны барлау максатыннан, традицион рәвештә Бөтендөнья Тынычлык көненә багышлап үткәрелүче "Салют" бәйгесен игълан итә!
Син җырларга яратасың һәм бу сәләтеңне башкаларга да күрсәтергә телисеңме? Сүзеңне башкаларга үтемле итеп җиткерә беләсеңме? Җаның-тәнең белән биергә яратсыңмы? Шәп итеп уен коралларында уйныйсыңмы? Димәк, бу бәйге нәкъ тә менә СИНЕҢ өчен! Бәйге 4 номинациядә узачак: вокал, нәфис сүз, бию, уен коралы.
Бәйгедә 11 яшьтән 18 яшькә кадәр балалар катнаша ала. Бәйгегә гаризалар 5 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Аларны "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы адресына mbufakel-2012@mail.ru юлларга мөмкин. Сораулар буенча 2-43-77 һәм 89872693324 телефонына шалтырата аласыз. Йомгаклау концерты 2022 елның 23 сентябрендә узачак.
Бәйгедә коллектив төркемнәр дә, ялгыз катнашучылар да үз көчләрен сынап карый ала. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә! 🎁