Найти тему

Дога

Авыр чакта уйлыйсың икән ул:

"И, Аллаһым, миңа карачы!

Кайгым белеп, зинһар, күрсәт бер юл,

Бу газаптан мине аерчы!"

Авыр чакта, кояш та яктыртмый,

Яшәр өчен көчләр дә кача.

"Сүрелмәле! Болай бит ярамый!"-

Диеп, миңа өмет юл ача.

Сабыр итү - шулмы дисәм дәва?

Дәва икән күккә ялвару:

"Бир, Аллаһым, миңа сулар һава,

Мине терелтерлек бир дару!"

Чак кояшым түгәр битләремә

Үз нурларын, шифа сеңдереп.

Чыдый алмас булыйм бәхетемә,

Аллаһыма рәхмәт белдереп.

Өмет тә югалган чаклар була,

Ышанусыз барыр юл начар.

Һәрчакта да икән кирәк була

Белеп укый торган догалар.

Наиля Зарипова