Найти в Дзене
Татар китабы йорты

«...Тозлы треска белән ипидән өзелгән юк»: студент Йосыф Байгилдеев тормышыннан

Мәктәп укучылары, студентлар һәм шәкертләрнең яңа уку елы уңышлы башлангандыр дип өметләнәбез. 1940 елның сентябрендә язучы Шәриф Камалның улы Йосыф та студентка әйләнә. Ул Рыбинск шәһәрендәге (Ярославль өлкәсе) Орджоникидзе исемендәге авиация институтына укырга керә. Гаиләдә кабул ителгән тәртипне саклап, ул һәрдаим хәл-әхвәлләрен хат юллары аша хәбәр итеп бара. Аның бер хаты белән танышырга тәкъдим итәбез (беренче тапкыр бастырыла).

Фотода: Шәриф Камалның улы Йосыф (уртада) курсташлары белән. 1940 ел.
Фотода: Шәриф Камалның улы Йосыф (уртада) курсташлары белән. 1940 ел.

Кадерле әти һәм әни!

Икегезгә дә сагынычлы сәлам. Шулай ук туган абыстам Зәйнәпкә һәм Ефремга. 30 нчы числода бер хат кебек язган идем, бәлки алгансыздыр. Үзем хәзергә исән-сау укып йөрим (Икенче атнага килеп бастык инде). Тормыш-көнкүреш ничава, ашау-эчү ягына килгәндә, су суырган тозлы треска белән ипидән өзелгәнем юк.

Шушы айның 15дә стипендия алырга өмет итеп торабыз. Бу Алла каргаган почмакта эшкә урнашу уйлаганча җиңел булмады. Ни бар эрерәк предприятияләрен йөреп чыктым, барысында да цехта эшләүчеләр генә кирәк. Шулай итеп эшкә керү мәсьәләсе ачык килеш тора (Благие намерение булып кына кала ахрысы). Минем монда постель алып килүем зерә булган (монда барыбер постель бирделәр), аның урынына теге җылы пальтомны китергән булсам, акыллы эшләгән була идем. Зур мәшәкать булса да, озакламыйча пальто җибәреп, булмаса, йон фуфайка табып җибәрсәгез зерә әйбәт булыр иде.

Киткәндә тагын бер зур промах ясаганмын, портфельны чиста кәгазь белән набить итәсе урында, мин анда плюшкилар тутырдым (между прочим, плюшки белән чүрәкләр коточкыч тәмле иделәр, бер утыруда бер портфель плюшкины ашап бетердем), ә монда дәфтәр кәгазь түгел, кибетләрдә сатып алырга блокнотлар да юк. Прәме кризис. Килгәннән бирле өч (3) тощий дәфтәр биреп ограничиться иттеләр. Хәзер лекцияләрне язарга кәгазь юк. Даже черновикка да мохтаҗ булып йөрим.

Башка язардай әйбер юк хәзергә. Үзегезнең хәл-әхвәл турында бер озын хат язсагыз зур шатлык булыр иде минем өчен. Хәбирәнең эшләре ничек бара? Чиратта торып әйбер доставать итү белән шулай ук блестяще справляться итәме? Каюмнан хат килгәне юкмы? (тәки дуска хат язганым юк бит). Әни, сезнең кәефләр ничек? Баш авыртмыймы? Ну ярый, ату мин тагын бер бит сораулар бирергә хәлемнән килә. Тагы берне генә: Зәйнәп, синең аппетит нишли, хәзер әйбәтме? Мин үземнең тормыш турында тулы информация биреп барырмын.

Хушыгыз хәзергә.

Яхшы теләкләр теләп алам. Йосыф. 10/IX. 40 г.

P.S. Биредә ак төннәр була диеп сөйлиләр, дөресме икән?

Минем адрес: г. Рыбинск, Ярославская область, Пролетарская, 13, комн. 30.