Болытымның якты истәлегенә багышлыйм Сүз башы Болытымның якты истәлеге... Болай әйтү ярыймы икән, кеше түгел бит ул, песи генә. Песи генә? Юк, чикләүче кисәкчәне куллану һич тә урынлы түгел. Төгәлләбрәк әйтим, песи генә түгел, йөрәгемнең бер почмагында – бик зур, киң почмагында урын алган песи ул, ул урынны мин башка беркемгә дә бирмәячәкмен. Тормышынмда күптән аралашкан, сөйләшкән, авыр вакытта да, шатлыкта да бергә булган кешеләр бар, өебездә инде дүрт-биш айлык икенче бер песи баласы йөгереп йөри, аңа да ияләштек, аны да яратабыз, аны да яратам. Әмма синең урыныңны беркем ала алмаячак, Болытым. Сагыш белән мәхәббәт, наз белән үкенеч бергә укмашкан болыт булыш яшәрсең син йөрәгемдә, җаным. 1 нче бүлек. Бәхетле беләзек Көрән сызыклар төшерелгән ак күлмәген киде дә, бераз уйланып торгач, кулына төсле ташлардан эшләнгән беләзекне такты Гөлия. Беләзек дисәң... сигез яшьлек кызы Сылуның балалар өчен эшләнгән махсус җыелмадагы хәрефләр тө