Ышаныгыз кешеләргә! Мин үпкәләп-рәнҗеп яткан булам, ә алар мине врач апа янына алып бардылар. Иң рәхәт урын түгел, әлбәттә: колакны чистарталар (аннан чыккан пычрак, әйтергә оят!) Әле җитмәсә чистартканда кычыттыралар; укол кадыйлар; мәмигә төргән булып дару бирәләр, әмма түзәрлек. Шулай да арытты, кайтуга йокларга яттым. Бүген мин тәгаен аңладым: минем исеме Фокси. Чөнки әле хуҗалар, әле табибә “Фокси, Фокси, курыкма” дип тынычландыргандай иттеләр, куркуга урын калмаслык итеп юаттылар. Көннәр узган саен, хуҗаларымның күңелен, йөрәген ныграк аңлыйм шикелле. Мин шаян, бары йомгак, туп тәгәрәтергә сәләтле песи кисәге түгел ул. Хуҗа апа кайчагында мине кулына ала да: “Син Болыт түгел шул”, – дип авыр сулый, аннан колак артымны кашыган була. Әлбәттә, мин Болыт түгел, Фокси булгач Фокси! Тик моңа да үпкәләмим. Аңлавымча, Болыт монда миңа кадәр торган песи, аның исе инде сизелми дә диярлек. Аның фотоларын караса, хуҗа апаның күзләре дымлана. Юаныч эзләп минем яныма килә, ахры: сыртымны берту
Фокси маҗаралары: "Ә төнлә минем төшемә аклы-сорылы, зур яшел күзле песи керде..." (хикәянең ахыры)
23 августа 202223 авг 2022
9
3 мин