(1 нче кисәк)
Таныш булыйк: Минем исемем Фокси, Төлке инде ягъни мәсәлән: күргәнсездер, туным төлкенекеннән ким түгел. Әмма башта мин исемемне белми идем, чөнки әнием миңа да, ике энемә дә исем белән дәшми иде. Ул тәмле сөтен бирә, артык шаярсак, ышык урыныбыздан ераккарак китсәк, кырыс кына итеп сырттан эләктереп ала иде. Әй үпкәли идем андый вакытта. Юк, сыртым авыртканга түгел, авыртмый, әмма ни селкенеп, ни талпынып булмый. Агачка менәр, яңа җирләрне тикшерер урынына, әни белән бергә үзебезнең өйгә кайтырга туры килә иде. Өй дип, өй дә түгел, әмма яңгыр –җилдән ышык урын.
Шаян көннәр озакка сузылмады, көннәрнең берендә әни югалды. Мин дә, ике энем дә аны озак көттек, сагынуга ашыйсы килү теләге кушылды. Бергәләп елый-елый ашарга эзләдек. Анда-санда тапкан ризык калдыкларын мизгел эчендә ашап бетерә идек. Без мондый тормышка әзер түгел идек. Энеләрем аеруча тиз биреште. Озак та үтми алар мине зур дөньяда ялгызымны калдырып киттеләр. Кыз булсам да, алардан шуграк идем, әмма ялгызлык мине дә туйдырды, куркытты, нәни тамагым карлыкканчы, телләрем кипкәнче елаганнан соң мин тынычсыз йокыга талдым. Арганлык шулай тәэсир иткәндер, мөгаен. Югыйсә, мин бик сизгер йоклыйм. Ә монда берни сизмәгәнмен. Уянганда мин ниндидер капчык эчендә идем, капчыкның авызын ачканнар – суларга һава бар. Без яши торган бакча-дачадан да ераклашканбыз – юл, машина исе килә, минем өчен таныш булмаган гөрелтеле тавышлар ишетелә. Карлыккан тамагыма бераз көч керү белән, тагын мияуларга, капчык эчендә сикерергә тотындым. Бик куркыныч ул капчык эчендә ялгызың калуы! Ниһаять, без ниндидер йортка килеп кердек. Менә шунда мин песиләрнең эчке сиземләвенең шәп икәнен аңладым, һәрхәлдә минеке шундый шәп инде. Бу фатирда кала алсам, эчәргә су, ашарга ризык булачак – менә нәрсә әйтә иде миңа эчке тавышым. Машинада шәһәргә алып кайткан абыйның сүзләрен дә аңладым: “кыскасы, үзегездә калдырасыгыз килмәсә, урамга чыгарып җибәрерсез. Бакчада барыбер үләчәк, шәһәрдә бәлки яши алыр әле”, – дип саубуллашты ул.
Я инде, эчке тавышым, тагын бер генә булса да киңәш бир, нишләргә, моннан чыгарып җибәрсәләр, ничек яшәрмен? Кешеләр, аптырашып бер-берсенә карап торганда, мин бернәрсә аңладым: монда тагын бер песи бар! Куса? Тешләсә? Бездә инде песи бар дип, куып чыгарсалар? Юк, тешләмәс, кумаслар, чөнки песи исе бик әкрен генә ишетелә иде. Бәлки ул урамга уйнарга чыгып киткәндер? Юк, артык акрын ишетелә иде бу ис, әллә нинди фаҗигале дә, шомлы да иде әле ул.
Ә кешеләр акыллы! Мин киләчәгемне кайгыртып торганда, алар нәни тәлинкәгә сөт салганнар, йомырка тураганнар. Суктырып куйдым шуларны! Юк, калырга, шул сөт белән йомырка өчен булса да калырга монда! Шунда миңа эчке таышым тагын ярдәмгә килде! Зур рәхмәт аңа! Кече һәм зур йомышлар! Билгеле бер урынга эшләсәң, калдыралар да калдыралар инде! Ә инде теләсә-кайсы җирне пычратып йөрсәң, урамга да китәргә мөминмен. Шуңа күрә кешеләр мине махсус комлы савытка китереп куйгач, ни таләп ителәсен бик яхшы белә идем, дөресен әйткәндә, пес итәсе дә килә башлаган иде. Мин, тумыштан урамда яшәгән песи баласы, боларны каян белдем икән? Мөгаен, әбиемнең әбисенең әбисеме, башка ерак туганыммы, өй песиләренең патшабикәсе, ниндидер хан-солтанның, ким дигәндә, аның вәзиренең яраткан песи дусты булгандыр. Шуңа да еллар, гасырлар аша тавышы минем колагымда яхшы яңгырап, ярдәм итеп торадыр. Җылымса суда юынып ялангач, кипшергәч, мин моңа тагын бер кат инандым: ефәктәй ялтырый башлаган туным нәкъ патша песиләренеке инде! Хуҗалар – хәзер инде монда каласыма иманым камил – минем белән горурланып, кочакларына алып, йомшак кәнәфигә салдылар, Көн маҗараларга бай булды. Күзләр үзеннән-үзе йомылды. Йокым тыныч, рәхәт иде.
Кешеләргә ышанырга ярыймы соң! Ышанмагыз! Мин дә кичә алдандым! Ашаттылар, имеш, юындырдыдар, йоклаттылар! Ә бүген әнә тимер рәшәткәле нәмәрсәгә утырттылар да каядыр алып баралар. Кая икәнен аңлавы авыр түгел, әлбәттә – урамга, үз йортларыннан ераграк урынга. Иркәләп-сөеп, уйнап карадылар, хәзер инде уенчыкны, ягъни мине ташларга да була. Үз-үземне җәлләүдән күзләргә яшьләр килде, “теләсәгез нишләгез, миңа барыбер” дигән кыяфәт белән рәшәткәле кечкенә төрмәмнең бер почмагына барып төртелдем.
Дуслар, Фокси язмышы сезнең өчен бераз булса да кызык икән, "лайк" куярга һәм язылырга онытмагыз! Рәхмәт! Бу кечкенә песи баласы язмышы турындагы хикәянең икенче кисәге белән иртәгә таныша аласыз.
/2022 ел, август/