Авыр, авыр, шундый авыр, Имән булса, шартлап сынар ул да. Ә мин каен, бөгеләм, авам, түнәм, Салкын җилдән җиргә егылам, Дәһшәтле җил бөгеп кенә калмый, Барлык яраларга кагыла. Авыр, авыр, кайчан җиңел булыр, Ник туктата алмыйм давылны? Инде яшем түгел, каным саркый, Җил киптерә канны, ялыймы? Исән калмасмы бу, калырмы? – диеп сыный, әллә, мыскыл итә? Каенкаем түзә, Җил тынганын көтә (август, 2022).
Агачлар темасын дәвам итеп, тагын бер шигыремне тәкъдим итәм
20 августа 202220 авг 2022
7
~1 мин