Найти в Дзене
Татар китабы йорты

Нургали Надиев. Мәктәп һәм гаилә

Педагог, җәмәгать эшлеклесе Нургали Надиев (1882 — 1940) озак еллар Бозаулык һәм Оренбург шәһәрләрендә укытучы һәм мәгариф оешмалары җитәкчесе булып эшли. 1925 елдан ул Казанда яши һәм гыйльми вазыйфалар башкара, педагогика теориясенә багышланган мәкаләләр яза. Шуларның берсе — «Мәгариф» журналында 1928 елның 5 нче санында басылып чыккан «Мәктәп һәм гаилә» мәкаләсе. Язмадан өзекне сезгә тәкъдим итәбез.

Нургали Надиевнең 1915 елгы фотосурәте
Нургали Надиевнең 1915 елгы фотосурәте

Мәктәп һәм гаилә

Тәрбия мәктәп рамкасында гына калмый, аның гаилә, урам кебек башка фактлары бар. Баланы тормыш тәрбияли, тәрбия йортлары исә аның бик кечкенә бер почмагын гына эченә алалар. Шуның өчен кирәк әхлак ягыннан, кирәк мәктәп дисциплинасы ягыннан алсак та, мәсьәлә тәрбия йортыннан читтәге факторлар белән бәйләнә; шуның өчен мәктәп кенә бу мәсьәләне хәл кыла алмый. Шулай булганы хәлдә, без иске гадәт буенча тәрбия эшен мәктәп монополиясенә бирергә өйрәнгәнбез. […] Бала мәктәпкә йөри башлагач, сөйләргә өйрәнер, мәктәпкә йөри башлагач, ярамас гадәтләрен ташлар, тәрбияләнер ... — хәтта иске традиция буенча, баланы мәктәпкә биргәндә, «Ите сиңа, сөяге миңа, моны адәм ит» дип китереп бирәмез. […] безнеңчә мәктәп балага бөтен нәрсәне бирергә тиеш: ул балага белем бирергә тиеш, ул баланы тәрбияле ясарга тиеш, ул баланы һөнәрле итәргә, тормышка яраклы итәргә тиеш; балабыз тәрбиясез булып чыкса, әхлаксыз, һөнәрсез, тормышка яраксыз, хәзерлексез, ялкау, дөньяга ялгыш карашлы надан булып чыкса, без, гадәттә, мәктәпне шелтәлибез, бөтен гаепне мәктәпкә аударабыз. Гаилә гаепнең кечкенә өлешен дә үзенә аласы килми. Мин әле баласының уңышсызлыгын өстенә алган бер генә гаиләне дә күргәнем, ишеткәнем юк. Мәктәпне гаепләргә теләмәгән ата-аналар да «Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс, ахры» дип, гаепне баланың табигый хәленә сылтыйлар. Үзләренең бурычлары, гаиләләре турында уйларга исәпләмиләр.

Мин мәктәпне баланың кирәгенчә адәм булып, эшлекле […] булып чыгуы өчен мәсьүл түгел дип әйтмим. Әлбәттә, мәсьүл, бик мәсьүл. Ләкин бу мәсьүлият гаиләнең, гомумән мохитнең катнашы белән шартлана. Чөнки бала үзенең бик күп аңын, белемен, гадәтләрен, иҗтимагый, сәяси әхлагын (поведениесен) һич туктаусыз агып яткан иҗтимагый тормыштан ала. Мәктәп исә ул шул тормышның бер почмагы гына санала. […] Бала мәктәптә көннең бары дүрт-биш сәгатен генә үткәрә, димәк, мәктәпкә йөргән вакытында бары 15-20 процент кына мәктәп тәэсирендә була. Шуның өстенә баланың мәктәпкә кадәр үткәргән 8-9 яшь һәм елның 5-6 аен мәктәптән читтә үткәрүен кушсак, мәктәпнең тәэсир проценты тагы да кими. […]

Әнә шул тәрбиянең бик зур, бик мөһим факторларыннан булган мәктәп белән гаилә арасында уртак булган максат, уртак әсаслар, уртак тәэсир, тәрбия системасы бармы? Үкенечкә каршы, юк дип әйтергә туры килә […]. Күп гаиләләр шәхси мәнфәгатен генә күзәтә […].

Чыганак: Биктимирова Т.Ә. Нургали Надиев // Татар педагогик фикере антологиясе: ике томда. 2 т. (XX гасыр – XXI гасыр башы). — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2016. – 486 б. – 109-111 Б.