Ак Барс Банк Балтачта эшмәкәрлек-ашы үткәрде Ак Барс Банк идарәсе даими клиентлары хөрмәтенә һәм дә Балтач районы эшмәкәрләре, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешма җитәкчеләрен банкка тагын да ныграк җәлеп итү максатыннан, «Балтач» кафесында юридик затлар өчен эшмәкәрлек-ашы үткәрде. Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов та кул астында эшләүче командасы белән катнашты. — Районыбызда дүрт банк эшли, аларның һәрберсенең дә үз аудиторияләре бар, — дип башлады ул сәламләү сүзен. — Ак Барс Банк районның икътисадында, социаль үсешендә гаять тә зур роль уйный. Бүгенге көндә җитештерүчәнлекне, эшмәкәрлекне алып баруны банклардан башка гына күзаллап булмас иде. Очрашуда Ак Барс Банк идарәсе җитәкчелегеннән килгән вәкил Эдуард Абдрахманов банкның эшчәнлегендә һәм дә шушындый чаралар үткәрүгә теләктәшлек белдергән район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. — Мин үзем төрле банкларда эшләп караган кеше, — ди Эдуард Мансурович. — Арада Ак Барс Банк иң кулай банкларның берсе. Без
Ак Барс Банк ачык акционерлык җәмгыяте клиентларына мул тормышта яшәргә тели
8 августа 20228 авг 2022
1
2 мин