Найти тему
Земфира

Каен белән моңланып...

Алтын балкыш
Алтын балкыш

Теләсә-кайсы халыкның дөнья картинасында агач атамалары зур урын алып тора. Русларның эмиграциядәге шагыйрьләре, язучыларының кайсы гына каеннарны сагынып шигырь язмаган? Без, татарлар да, чит илгә түгел, авылдан шәһәргә китсәк тә, туган туфракта шытып көч алган, тамырланган бөдрә талларны, зифа каеннарны сагынып искә алабыз, атамаларын җырларга кушып җырлыйбыз. ХХI гасыр баласы да шул табигать балаларын сагынып искә ала алырмы икән? Юктыр инде, каян килеп...

Тик нигәдер бетмәс-төкәнмәс эш арасында күзгә сары яфракларга төренгән каеннар, имән-усаклар төшкән сурәт ташлангач, күзләр дымланып, сүзләр күңел дәфтәрендә билгеле бер бәйләм булып тезелә тордылар. Сары алтынга манылган, әмма яфраклары коелып шәрә калырга хөкем ителгән шул рәсемдәге каеннымы, әллә каеннардан ерак, еракка киткән үземнеме кызганып яздым, белмим:

Каен, каен, ярымшәрә тора,

Ничек кочыйм, ничек юатыйм?

Кочагымда җылытыр идем дә,

Синнән ерак, ерак, еракмын...

Күз яшеңне алтын итеп коеп,

Түшәгәнсең әни-туфракны,

Каенкаем, бергә елар идек,

Синнән ерак, ерак, еракмын...

Гомумән, көз фәлсәфи уйлануларга да, хисләр дөньясына да юл ача торган сихри ел фасылы. Календарь әле августны гына күрсәтсә дә, күңелегездә көз моңсулыгы (әллә шатлыгымы, көз бит әле ул муллык фасылы да?!) сизеләме?