Быелның март ае иде. Чит илдәге "кастомер"ларым Альфабанкка киселгән SWIFT аркасында инде түлә алмадылар. Түләүләр үз "халава" принцибыннан эшләүче арадашчы сервисләрне көтеп катып калдылар. Ул "халава" - капиталның качуына җайлашканнар һәм аңа "ялчылык иткәннәр" зирәк эшмәкәрләр. Россиядә үз акчалардан сумлата түлиләр, безнең урынына чит илләрендә кастомерларыбыздан долларлата алалар. Украинадагы программист белән мәнәҗерләребез ул вакытта әле эшенә кайтмадылар. Бер киевле апа бер айдан соң Польшадан эшенә кайтты. Одессалы егетләр ике атнадан соң эшкә кайттылар. Әйе, бизнес-колл вакытында гадәттәгечә этләрнең өрүе урынында шартлаулар ишеткәләдек. Ә ул вакытта минем дәү әниемнең ике туган сеңелнең гаиләсе качакларга әйләнде. Аларның Изюм исемеле каласына да гомергә хәтәрле вакыйгалар килеп җитте. Миңа дүрт туган апа туры килгән Ленка "калабыз юк инде" дип язды. Алар үз зур, өч буынлы гаилә белән, Кировоград өлкәсендәге (өлкә әле Кропивницький түгел, өлкә үзе әле хәзер дә Кировоград)