Найти тему

"Карт солдатлар киткəн чакта җиллəр түгел, ил елый"

Герман сугышы яисә Беренче Бөтендонья сугышы (28 июль,1914- 11 ноябрь,1918) тарих фәнендә бераз онытылган саналса да, халык хәтерендә “Герман көе” дә, һәм бәетләр дә сакланган. Сугышка ничек китүләре, якын-туганнарның үкереп елап калулары, солдат тормышының аһ-зары да чагылыш тапкан халык җырларында:

Карт солдатлар киткəн чакта җиллəр түгел, ил елый.

Карт солдатлар чыккан чакта утырдылар олауга,

Аяз көнне болыт басты балалары елауга.

“Карт солдатлар” дип 30-40 яшьлек запасной солдатларны әйткәннәр. Армия хезмәтеннән соң, инде өйләнеп, ишле гаиләсен һәм картайган әти-әнисен карап, җиң сызганып басуларда эшләп яткан агайларны июль азагыннан ук, беренче чиратта сугышка ала башлыйлар. Призывникларны соңрак чакыралар. Уракларын, җыйган ашларын ташлап, җәй-көз айларында олырак яшьтәге запаснойлар фронтка китәләр.

Фото: gwar.mil.ru
Фото: gwar.mil.ru

Ә кайбер солдатлар армияданда кайтарга өлгерми, өч еллык хезмәтләреннән соң тура сугышка җибәрәләр. Бу хәлләрне дә бәетләрдән күрәбез:

Өч ел хезмəт тулганда сугышка хəбəр килде,

Туган-үскəн иллəремнəн өметлəрем өзелде.

Авыр түгел патшага өч ел хезмəт итүе,

Җан бирүдəн яман икəн сугышларга китүе.

Беренче Бөтендонья сугышында бик күп татар солдатлары катнашканы билгеле. Һәрбер авылдан дистәләгән кеше сугышка киткән. Шулар арасында язучылар Нәҗип Думави, Мөхәммәт Гали, Афзал Таһиров, Фәйзи Вәлиев, Фәрит Ибраһимов һәм башкалар булган. Әмма татар халкы бу сугышта күпме газиз, талантлы улларын югалтып, милләт никадәр каза кичергәнен әйтүе авыр. Кайберләре әле бик яшь булып, матбугат битләрендә үзен танытып та өлгермәгән. Бәлки аларның иҗат җимешләре якыннарына язган хатларында, солдат бәетләре булып, саклангандыр дип өметләнергә генә кала.

Сугыш җырлары яисә бәетләр бу чорда бик популяр җанрга әйләнә. “Милләт” нәшрияты бастырган «Сугыш хәлләре намында җырлар китабы» 1914 елның октябрь аенда ук сатуга чыгарыла, тиражы 3 мең экземпляр була. Шул ук брошюраны декабрьда яңадан бастыралар, тиражы инде 6 меңгә җитә. Бәетләр тупланган башка басмалар да күп тиражлар белән берничә кат чыга, Казанда гына түгел, ә Уфада да.

Бәетләр сугышның, солдат тормышының төрле якларын күрсәтәләр. Цензорлар аларны «слезливый тон»да язылган җырлар дип бәялиләр. Әмма шул “елак” җырларда солдатның чын халәте, чын хисләре ярылып ята.

Мәсәлән, Беренче Бөтендөнья сугышын окоп сугышы дип саныйлар. Бәетләрдә окопларда айлар буе, өшеп ятулар турында да бар:

Биек тауның башында окоп казып яттык без,

Ике сажин җир астында унике ай яттык без.

Татар солдатының ачлы-туклы йөрүләре һәм ашау ягының төрле кимчелекләрен дә язганнар бәетләрдә:

Өчəр көнлəп позициягə ашарга килми иде,

Ачлык үтə йөрəгемə, һич беркем белми иде.

Фото: gwar.mil.ru
Фото: gwar.mil.ru

Бәетләрдән башка татар солдатлары шигырь яиcә проза әсәрләре дә язганнар. Мәсәлән, Нәҗип Думави (1883 елда туган) Беренче Бөтендонья сугышына запасной солдат буларак 1916 елда чакырыла. Сугышның өченче елы бара. Нәҗип әфәнденең моңа кадәр хәрби хезмәте рус-япон сугышына туры килә. Армиядан соң ун ел үткәч, әдип тагын бер сугышка алына.

Күпне күргән, тәҗрибәле солдат булса да, Нәҗип Думави сугышны авыр кичерә. Көн саен үлем, яра-җәрәхәтләр күрүләре, аның күңел әрнүләре һәм башка төрле хисләре язган шигырьләренә кереп сыена.

1916 елның ахырында «Аң» журналында Нәҗип Думави «Сугыш тәэссорате» дигән шигырь бастыра. Анда бертуктаусыз, колак төбендә гел туплар шартлавы да, тирә яктагы өзелгән кул-аяклар, күңелләре суынган, телсез калган солдатлар кебек күренешеләр чагыла. Ә әҗәл китерүче ягъни сугыш образы булып баш өстендә гел карга очып йөри:

Кычкырмачы, карга, баш янымда,

Китче, зинһар, миннән арыра!

Күрмисеңме канны як-ягымда,

Куллар мәҗрух, тездән юк аяк?

Тында туплар, тынды пулеметлар,

Мылтык таушы ауды сул якка;

Сугыш күчте моннан, сүнде утлар,

Югал, карга, син дә шул якка…

Нәҗип Думави шигырьләрдән башка, проза әсәрләре дә яза. Аның бер хикәясе “Сугыш каһарманы, яки агач аяк” (1916) дип атала. Исеменнән күренеп тора, сүз фронттан кайткан аяксыз солдат турында бара.

Авыл мулласы улы Мөхәммәд Гали да (1893 елда туган) сугышка 1916 елда алына. Ул Австрия, Румыния якларындагы яуларда катнаша, окопларда ятып, бу сугышның барлык михнәтләрен күрә. Үзенең фронт һәм тыл кичерешләрен кыска хикәяләрдә чагылдыра, бу сугыш темасына Мөхәммәд Гали 1930-нчы еллардагы әсәрләрендә дә әйләнеп кайта.

Ә менә тагын бер Беренче Бөтендонья сугышы солдаты Афзал Таһиров (1890 елда туган) хезмәткә 1911 елда ук алынган. Нәкъ бәетләрдә язылганча, өч ел хезмәттән соң, өйгә кайтырга дип хыялланып йөргән чакта, тура сугышка эләгә. Афзал Таһировның “Солдатлар” дигән, 1931-1932-нче елларда басылган, романы билгеле. Бу татар әдәбиятендә Беренче Бөтендөнья сугышына багышланган бердәнбер күләмле, зур әсәр. Әлбәттә, әсәрдә төп акцент – гади хәрбиләрнең империалистик сугыш шартларындагы михнәтле тормышлары.

Фото: gwar.mil.ru
Фото: gwar.mil.ru

Солдатның авыр язмышы башка татар әдипләренең иҗатында да чагылыш тапкан. Мәсәлән, шулай ук сугышка алынган Фәйзи Вәлиев (1892 елда туган) “Намаз", “Җырлыйлар” дигән хикәяләр язган. Ә “Ирхан учитель” хикәясе автобиографик язма кебек, чөнки автор да сугышка кадәр земство каршысында учитель булып эшли.

Тылда калган язучыларның да әсәрләре, әлбәттә, сугыш хәбәрләре белән тыгыз бәйле. Мәсәлән, Шәйхзада Бабичның "Солдатка алынган бер дустыма" шигыре 1917 елда язылган. Шагыйрь дусты Хәернас Хәбиров шул елның җәендә фронтта һәлак була. Бу әсәрдә автор җирдәге яшәешне шайтаннар тормышы белән чагыштыра, тирә яктагы ялган донья һәм бетмәс сугыш аны тәмам туйдыра. Бакыйлыкка күчкән намуслы һәм вөҗданлы дустын ул үзе дә фани доньядан читкәрәк, Аллаһка таба чакыра, тик шунда гына гомере өзелгән солдатның җаны тынычланыр кебек:

…Селтә кулны доньясыннан, кер әҗәл базарына,

Зур җаныңны хур итеп йөрмә кадерсез тән белән.

Кер сугышка һәм, тәнеңне канга ташлап, күккә оч,

Нинди мәгънә бар җиһанда җан кыйнап торган белән?

Күккә оч, күктә тыныч, монда сугыш, кулда кылыч,

Монда эшләр куркыныч, җир-су буялды кан белән.

Вәхши күз, шакшы күңел, алдакчы тел дөнья тулы,

Күпме-күпме тугрылык корбан була ялган белән.

Ак күңелне таплатып, кыйммәт намусны таптатып,

Торма җирдә, әй, бөек вөҗдан, җыен шайтан белән!

Уфада яшәүче тагын бер шагыйрь Мәҗит Гафурида шул сугыш чорында җан әрнүләренә түзә алмыйча, сугыш кыенлыклары һәм көн-төн югалтулар белән сугарылган тормышка карап 1916 елда «Юктырсың да, Алла» дигән шигырен яза. Әлбәттә, бу әсәрне төрле кеше төрлечә кабул итә. Гафурины динсезлектә гәепләүчеләр дә табыла. Сугыш темасына Мәҗит әфәнде моннан алда да мөраҗәгать итә. Мәсәлән, 1915 елда «Сугышта хәбәрсез югалган туганга» шигыре басыла:

Айлар үтте, инде бер җыл тулды

Аерылганга туган илеңнән.

Мин көтәмен синнән һәр көн хәбәр

Килерме дип сугыш җиреннән.

Күп көтсәм дә зарыгып, хәсрәт белән,

Синнән һичбер хәбәр килмәде.

Киттең!.. Шул китүдән син югалдың,

Сине бер кеше дә белмәде...

Мәҗит Гафуриның «Күңелсез бәйрәм» һәм «Солдат хатыны Хәмидә» хикәяләрендә (1915–1916 елларда язылганнар) солдат хатыннарының авыр язмышы тасвирлана.

-4

Нәкый Исәнбәт шигырләрендә Беренче Бөтендонья сугышы трагедиясы нәни баласын күкрәгенә кысып, фронттан хәбәр көтеп зарыккан, ирләр эшләрен үз иңнәренә йөкләгән, бәхетсез хатыннар образы аша күрсәтелә. «Солдат хатыны» шигыре 1917 елда язылган:

… Ничә еллар монда мин бер башым

Ирләр түзмәс эштә интегәм;

Беләкләрем талды, йорт таланды,

Сары булдым, ахры, йөткерәм.

Кычкыралмый, козгын, әй каршымда,

Кычкырганың төшсен башыңа!

Күкрәгемә поскан ач сабыем:

– Әт-тә, – ди дә төелә яшенә.

Бу чорда татар әдәбиятендә “солдат”, “дезертир”, “тоткын”, “плен” һ.б. сугышка бәйле сүзләр киң таралыш ала. Ә сугышка булган каршылык хисләре бигрәктә 1916-1917 елларда көчәя. Бәетләрдә шундый сүзләр очрый:

Бу сугыштан файда юктыр күзгə күренгəн бер дə,

Шуның өчен мин язамын мəгълүм булсын дип сезгə.

Беренче Бөтендонья сугышы гомүмән кеше гомеренә һәм язмышына карашны үзгәртә. Күп бәет язучы солдатлар да, әдипләр дә, доньяда нинди генә глобаль сораулар торса да, һәр гомер кадерле икәнен ассызыклый.

Мәкалә беренче тапкыр "Мәдәни җомга" гәҗитенда басылды (2021 ел, 2 апрель, №12).