Бүген Казан шәһәрендә журналистларның еллык “Бәллүр каләм” конкурсына нәтиҗә ясалды.
Әлеге чараның 25нче юбилей елында “Хезмәт”-”Азьлане” газеталары редакциясе “Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе” номинациясендә җиңүче булып танылды. 90 еллык юбилеебыз елында әлеге җиңү безнең өчен бик шатлыклы вакыйга булды.
Хөрмәтле укучыларыбыз, бу безнең уртак җиңү! Рәхмәт сезгә безнең белән бергә булганыгыз өчен.