Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Балтачта "Комбайннар парады"н тәмам. Нәтиҗәләр нинди?

Соңгы парадлар "Кама", "Якты юл", "Кызыл юл", "Активист", "Труд" һәм "Арбор" күмәк хуҗалыклары катнашында Активист һәм Арбор күмәк хуҗалыклары территорияләрендә үтте.

- Быел хуҗалыкларыбыз урып-җыю эшләренә әзерлек мәсьәләсендә сынатмадылар, районыбыз кырларында уңыш җыйнауда катнашачак 75 комбайн да комиссия алдында имтиханны уңышлы узды, - диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Кабул итү комиссиясе тарафыннан игенчеләргә хезмәткә түләү тәртипләре, эш күләмнәре турында да мәгълүмат бирелде.
Быелгы урып-җыю кампаниясенә "Яңа тормыш" һәм "Маяк" хуҗалыклары техника паркын яңартып, берәр комбайн сатып алырга мөмкинлек таптылар. Хуҗалыклар һәм комбайннар уракка төшәргә әзер, игенчеләребезгә игеннәр өлгерешенә карап, алда торган иң әһәмиятле кампанияне уңышлы башлап җибәрергә, хезмәт сакланышы таләпләрен дә төгәл үтәп, икмәкне үзвакытында җыйнап алырга насыйп булсын.

-2
-3
-4
-5
-6
-7
-8
-9
-10