3-9 июль көннәрендә Мари-Эл Республикасының Яльчик күлендә "КИОКУШИН сугышчылары-2022" XXI Россия җәйге мәктәбе узды.
Тренер Вәсилә Газизова Зилә Камилова белән җыенда катнашты. Вәсилә Хәмитовнага кара пояс, 1 дан, судьялар семинарын узу турында сертификат бирелде, шулай ук 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар арасында Ката дисциплинасы буенча Татарстан Республикасы чемпионатында 2нче урынны алды. Зилә исә кю тестын узды, шулай ук Ката дисциплинасы буенча 3нче урынны яулады. Котлыйбыз! Уңышлар телибез.