Җәйге бәрәкәтле көннәрнең кадерен белеп, хәере белән уздырыйк.
Терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бүгенге көндә берьеллык үләннәрне сенаж итеп салу бара, печән әзерләнә, шәхси хуҗалыкларга таратыла.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында терлек азыгы хәзерләү буенча ярышларның беренче этабында җиңү яулаган Арбор, Татарстан, Активист хуҗалыкларын акчалата премия белән бүләкләнде.