Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Балтачта Мортаза байның итек фабрикасы биналары төзекләндереләчәк

Төзекләндерү эшләренә республика бюджетыннан 2 млн. сумнан артык акча юнәлдереләчәк.

Мортаза байның итек фабрикасы бинасы.
Мортаза байның итек фабрикасы бинасы.

Проектның заказчысы-ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе. Ул тендерда катнашу өчен агымдагы елның 15 июленә кадәр гаризалар кабул итәчәк, ә 19 июльдә подрядчы билгеләнәчәк.

Безнең белешмә: итек фабрикасы бинасы Балтачбистәсенең Ленин урамы 28 йорт адресы буенча урнашкан. Ул XIX һәм XX гасырлар чигендә төзелгән. Ике катлы бинада, нигездә, итекләр җитештерелгән: икенче катта йон чистартылган, ә беренче катта аяк киемнәре теккәннәр.