Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

ИЯРҮ... ЯКИ ДЕГЕТ ЧИЛӘГЕ БУЛЫП КАЛА БИРӘБЕЗ (татарның бүгенге хәле турында)

Без үскәндә авылның хуҗалык көтүендә сыерлар, кәҗәләр сарыклар бергә йөри иделәр. Кич белән көтүдән малларны каршы алырга баргач һәркөнне бер күренеш күзәтелә. Иң алдан кәҗәләр кайта, кәҗәләргә ияреп сарыклар, сарыклардан соң сыерлыр ашыкмыйча гына атлыйлар. Һичкайчан бер генә сарык та кәҗәләр алдына чыкмый. Әгәр кәҗәләр туктап калсалар, сарыклар да шып туктыйлар.

Бүген үзебезнең татар халкының яшәү рәвешенә күз салсаң, шул көтүдәге кәҗә артыннан кайткан сарыкларныкына охшаганлыгын күрергә була. Милләтебез вәкилләре нинди генә өлкәдә эшләүләренә карамастан башкаларга ияреп эшләү һәм гамәл кылу ачык күренеп тора. Бигрәк тә чак кына булса да түргә узып түрә булучылар арасында мондый хәл тагы да ачыграк чагыла. Мин инде телевидение, татмедиа карамагында булган вакытлы матбугат турында артык тукталып та торасым килми, чөнки карарлык бер генә тапшыру да, укырлык һәм дөреслеккә туры килерлек бер генә мәкалә дә юк дип әйтү ялгыш булмас. Бер “Башваткыч” тапшыруы әллә башка Мәскәү тапшыруларыннан аерылып тормасмы, дип уйлаган идем дә, анысына да “Поле чудес” тапшыруындагы “Супер уен” кертеп куйдылар. “Башваткыч” уенында мөселманнарга катнашу ярый, хәтта кирәк тә, чөнки кешенең зирәклеге, елгырлыгы, интелектын эшкә җигәргә чакыра торган уен. Ә менә җиңеп чыгучы мөселман кешесенә “Супер уен”да катнашу инде хәрам. Чөнки үзенең зирәклеген күрсәтеп яулап алган бүләкне уенга кую - бу инде шәригатебез тыйган комарлы уенга керә.

Талантлы яшьләрне төшереп калдыру буенча оештырылган төрле дәрәҗәдәге “Җыр бәйгеләре” дә шул Мәскәү каналларына ияреп эшләнә.

Алда әйтеп кителгән гамәлләргә түзәр дә идең инде, Аллаһы Тәгаләнең шәригатен халыкларга дөрес итеп ирештерергә тиешле имам-мөфтиләребез “кәҗәләргә” ияреп төрлечә мөгез чыгармасалар.

Мин инде бу юлы чиркәү руханиларыннан күчерелгән төрле бидгать гамәлләр хакында язып тормыйм, ул турыда бик күп язылды, аңларлык акыллары булганнар аңлагандыр, аңламаучыларны мәҗбүр итеп булмый, чөнки “Ислам диненә көчләү юк” (2. 256).

Әлеге дә баягы Франциядә оештырылган террордан соң безнең имам-мөфтиләребез һәм кайбер мөселманнарыбыз аңламыйча “Мин Мөхәммәдне (с.г.в.) яратам”, шигарен инглиз белән гарәп язуларын катыштырып төрле тамгалар ясап чыктылар, хәтта безнең Татарстан мөфтияте хатын-кызлар кебек эмоциягә бирелеп, (ир кешеләр фактларга таянып эш итәргә тиешләр) күкрәк билгесе дә ясап чыгардылар. Әмма бу күкрәк билгесе, Пәйгамбәребезне (с.г.в.) мыскыл итү ягыннан француз журналында бастырып чыгарылган карикатурадан бер дә ким түгел. Бусын инде үзебезнең имам вә мөфтиләребез ясаган булгач, тагы да аянычлырак дип саныйм. Кайчандыр греклар тарафыннан ясалган садомия билгесен, Иблис астын өскә әйләндерде дә, йөрәк билгесе - янәсе дә мәхәббәт билгесе итеп күрсәтте. Ә чынлыкта бу ирләрнең ирләргә булган мәхәббәтен, шәрә кешенең арт шәрифен аңлатучы билге. Бу билге берничек тә йөрәк икәнен аңлатмый, чөнки йөрәккә охшамаган (Йөрәк ул бакча җиләге – клубникага охшаган). Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) мобарәк исемен арт шәриф тамгасына язып куйсыннар әле. Бу бит газиз мөселман кардәшләрем, акылын эшләтә белгән мөселманнарның йөрәгенә кан саварлык гамәл. Мөфтиләр Аллаһының сөекле Пәйгамбәрен (с.г.в.) шулай зурлап хурласыннар әле. Инде иярә торгач Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) “Рождество”сын уздыруны да яхшы гамәл, дип сөйли башладылар. Ни өчен шундый хурлыклы хәлгә калабыз соң без атлаган саен? Җавап бик гади, чөнки болай хурлыкка калуыбыз һәр нәрсәне Аллаһы Тәгалә кушканча акылны эшләтеп түгел, кемгәдер ияреп гамәл кылырга өйрәнүдән килә. Югыйсә безнең бабаларыбыздан килгән: “Гамәл кылганчы, алдын артын уйлап бетер!” - дигән әйтемне генә үтәгән очракта да мондый хәлгә калмас идек. Ә инде тәүбәгә килеп, милләтебезне Аллаһының Коръәне һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Сөннәтеннән читкә тайпылмыйча гамәл кылырга даими төстә чакырып торучы имам-мөфтиләребез барлыкка килсә, хакыйки мөселманнар, ислами җәмгыять булып оешырга да булыр иде.

Бүген милләтебездә ныгытып урнашкан, мөселманны исламнан чыгарып җибәрүче бидгать гамәлләрнең барысы да, кәҗә артыннан ияргән сарыклар шикелле башка берәүләргә ошарга һәм охшарга тырышып, ияреп барудан килә. Акылларын эшләтергә иренәләр икән, һичъюгы үзебезнең милләтебез галимнәренә иярсә иделәр.

Имам – мөфтиләребезнең менә шулай кемнәргәдер ияреп, шәригатькә туры киләме, юкмы икәнен уйлап тормыйча гамәл кылулары аркасында без мөселманнарны арбага тагылган дегет чиләге урынына кулланалар да инде. Берәр яры террор ясасалар, чиләктәге дегет белән арба майлаган кебек, мөселманнарны гаеплиләр, мөселманнар белән авыз чайкыйлар. Ә кәҗәгә ияргән сарык беркайчан да кәҗә алдына чыкмый шул, ягъни, гаепсез мөселманнарны яклап сүз әйтергә имам-мөфтиләребез батырчылык итмиләр.

Рәсим Хәбибулла.