Бәлә-каза кешене көтмәгәндә килеп таба. Тәбигать көчләре алдында әдәм баласы тәмам көчсез. Әмма кайчакларда аның яшәеш рәвеше, һәрдаим эшләре дә бу көтелмәгән хәлләрне якынайткан кебек. Тарихыбызда фәһем алырлык сәхифәләр бихисап күп. Шуларның берсе – “Су вакыйгасы” – Казан артындагы бер авылда булган фаҗигә.
Су вакыйгасы” турында халык күп бәетләр чыгарган. Мәсәлән, “Ор карьясын су басты” бәетендә мондый сүзләр бар:
Оры дигән илләрдә, уйсурак җирләрдә
Алты аршин су яуган, авылларын шул алган.
Габид сачен алдырган, түбә чәчен калдырган,
Күр Ходайның эшләрен, судан җанын алдырган.
И элмәлек, элмәлек, элмәлеккә кермәдек,
Авылымыз агып киткәнче үләребезне белмәдек.
Сулар көчле агадыр, Габид суда барадыр.
“Агай, мине алсана”, - дип, тилмереп җылап барадыр.
Бу уйдырма түгел, тарихи вакыйга. Ул фаҗига 1817 елның 1 июнендә Түбән Оры авылында була, Казан артында (хәзерге Арча районында урнашкан бер авыл).
Гомүмән Түбән Оры авылның үзенчәлекле үткәне тарих фәннәре докторы Радик Салиховның «Служилая Ура: рождение татарского капитализма» китабында тирәнтен тикшерелгән һәм тәфсилләп язылган.
Аның тикшеренүләренчә, Су вакыйгасы турында бер чыганакларда (мәсәлән, Шиһабетдин Мәрҗани) 82 кеше суга батып үлде дип язылган, ә икенче төр документларда (Казан губернаторы архивы) 15 кеше үлгән дип күрсәтелә.
«“Су вакыйгасы” бик көчле, каты яңгыр аркасында килеп чыккан. Бу вакытта мулла Хәбибулла ишанның кара-каршы урнашкан ике өенең берсе агып киткән. Бу вакыйга аны бик куркыткан, аның каты авыруының сәбәбе булган, − дип искә алган ул вакыйганы мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗани. – Аның өеннән башка да бик күп йортлар, зур биналар, исәпсез-хисапсыз арба һәм чаналар аккан һәм күп кешеләр һәләк булган”.
Түбән Орыдагы кечкенә Оры елгасына күз салсаң, моңа ышанып булмый. Әмма халык хәтере дә, сакланган документлар да алдашмыйлар. «Су вакыйгасы» турында буыннан буынга сөйләгәннәр, язганнар, бәетләр чыгарганнар. Оры авылында шундый афәт булуы Ходайдан төшкән каза дип санаган халык. Тик ни өчен бу авылга?
Оры бу чорда гади генә татар авылы түгел, ә сәнәгать үзәге буларак таныла. Монда төрле-төрле мануфактуралар ачыла: кәгазь ясыйлар, тукымалар тукыйлар (бязь, кумач) һәм башка җитештерү эшләре алып барыла. Оры авылында абруйлы байлар тора. Кайберләре хәйриячелек белән дә шөгыльләнә. Мәсәлән, атаклы сәүдәгәр Мөкмин бай Хуҗасәитов Уфада әле дә сакланган матур таш мәчетне (1-я соборная) салдыра, аннан тыш Троицк шәһәрендә һәм башка җирләрдә мәчетләр төзетә.
Түбән Оры авылында исә XVIII-XIX гасырлар чатында данлыклы Хәбибулла бин Хөсәен әл-Орыви мулла булып тора. Ишан янына күп кенә мөридләр дә җыела. Авылны “Оры-шәриф”, “изге Оры”, “шәһри Оры”, “байлар Орысы” дип йөретәләр.
Оры авылына ул заманда күп кеше читтән килеп эшли-яши. Мануфактуралар күбесенче Хуҗасәитовлар гаиләсе кулында була, алардан башка сәүдәгәрләр дә монда көн күрә. Әмма бай авылда төрле токымнар/нәселләр тату тормыш алып бармый, ике мәхәллә арасында да тартышулар туа.
Халык арасында шундый легенда калган. Авылны су басыр алдыннан монда бер мескен карт дәрвиш су сорап йөрегән икән, тик аны күп йорттан куып чыгарганнар, бер йотым су бирмәгәннәр. Бер карчык кына моңа су эчергән. Күпмедер вакыттан соң авылны болыт каплый, ямгыр коеп ява һәм кечкенә Оры елгасы ярларыннан чыга, 3-4 метрлык дулкыннар авылны баса, котырган су өйләрне (кешеләре белән бергә) алып китә. Җимерелгән йортлар, туздырылган мал-мөлкәтләр, мәетләр күрше Коллар авылына кадәр агып барып җитә. Коточкыч хәл һәм фаҗигә.
Орыда булган “Су вакыйгасын” ул чорда яшәгән кешеләр күбрәк байларның тәккәберлеге һәм табыш/акча дип мөкиббән китүләре, үз-ара ызгышлар, мал-мөлкәт бүлешүләре белән аңлатканнар.
Мәхмүд байның чардагы агып киткән кырларга,
Чардактагы маллары утырып калган кырларда.
Мәхмүд барадыр кырларга чардак эчен карарга,
Барып кергәч исе киткән агып киткән малларга.
Коллар иленә барыңыз, каберен сорап белеңез,
Казганып тапкан малыннан хәер-сәдака биреңез.
Әмма ул сәбәпләрдән башка экология сорауларына да игътибар итү мөһим, чөнки авыл хуҗаларының урындагы тәбигатькә мөнәсәбәте ерткычларча була. Мәсәлән, Оры елгасы сулары мануфактуралар эше өчен бик мул кулланыла, буалар буалар (шуңа күрә су күтәрелә дә инде), якын-тирәдәге урманнарны нык бетерәләр. Оры елгасы суы шул кадәр пычранып бетә, аны эчәргә дә, башка төрле хуҗалык эшләренә дә тотарлык булмый. Суны бу авылда XIX гасырда ук читтән ташыйлар – чынлапта, шәһри Оры.
... И әнкәем Гөлзифа, ак сөтеңне хәләл ит.
Хезмәтеңне итәлмадым, күңелеңне бәхил ит.
Габиделхалик –мулла кеше, суда агып барадыр,
Тәрәзәдән башын тыгып, зикер әйтеп барадыр...