14 июнь – Бөтендөнья донорлар көне иде. Безнең арабызда да почетлы донорлар шактый. “Факел” яшүсмерләр клубы директоры Зәкиев Азат Мөнир улы почетлы донорларның берсе. Без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- Азат Мөнирович, Сез, донор буларак, беренче тапкыр ничәнче елда кан бирдегез?
- 2006 елда, мин ул вакытта 18 яшьлек студент егет идем.
- Сез моңа үз теләгегез белән килдегезме?
- Әйе. Моның төп сәбәбе – студент елларында акча җитмәү.
- Моның өчен ул вакытта ничә сум акча түләнә иде?
- 300 сум. Моңа өстәп тагын безне тәмле итеп ашаталар да иде әле. Студент өчен моннан да зуррак бәхет бар мени?!
- Азат Мөнирович, бер процедура белән икенчесе арасында ничә көн вакыт узарга тиеш.
- Кан бирү өчен ике процедура арасында 60 көн вакыт узарга тиеш. Ә плазманы 2 атнадан 2 атнага бирергә мөмкин.
- Димәк, бер ел эчендә ничә тапкыр кан бирергә була?
- Бер ел эчендә 5-6 тапкыр кан биреп була.
- Кеше ничә тапкыр кан тапшырганнан соң аңа почетлы донор исеме бирелә?
-