Сугыш ветераннарының саны еллап түгел, көнләп кими. 15 июнь иртәсе районга кайгылы хәбәр китерде. Бөрбаш авылында яшәүче сугыш ветераны Нурҗиһан апа Хөснетдинова да бакыйлыкка күчте. Аның хакында газетабызда да, сайтыбызда да бик куп тапкырлар язды. Ул бик яхшы әңгәмәдәш, гомер буе сабыр, ипле булды. Бүген Нурҗиһан Хөснетдинова турындагы язмабызны кабатлап бирәбез. Аны искә алуыбыз дога булып барып ирешсен. «Яшьлек белән сабыр ителгәндер» Ул гомер буе һәр нәрсәгә шөкер итеп яшәгән. Олыгайгач, тугыз дистәнең теге ягына чыккач, вакыт-вакыт хәтере чуалып китсә дә, әле дә сабырлыгы, холкы үзгәрешсез калган. Мул тормышына да, улы, килене, оныклары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерүенә дә, бүгенге сәламәтлегенә дә, хәтта үткәненә дә шөкер итә белә Нурҗиһан апа. –Авырлыкларны күп күрдек, ачлык-хәерчелеге дә, ятимлек тә баштан үтте, авыр тыл хезмәте дә, сугыш афәте, дөнья көтү мәшәкатьләре – шөкер, берсе дә калмады... Яшьлек белән сабыр ителгәндер инде, – ди ул. Гомер буе бер генә әйбергә уф