РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН
"Җәвәмигуль - кәлим" шәрехе китабыннан
Хәдис: «Өммәтем өчен, Дәҗҗалдан бигрәк, азгын имамнар куркынычлырак».
Өммәтнең дини вә иҗтимагый, сәяси вә икътисади, дөнья вә ахирәт файдаларын кайгыртмаучы вә бәхетләре өчен тырышлык итмәүче, бәлки үзләренең мәнфәгатьләре өчен аларны һәлакәт вә адашу юлларына кертеп җибәрүче җитәкчеләр, әлбәттә, Дәҗҗалга күрә зарарлыдыр. Дәҗҗалны азмы-күпме һәркем белергә вә аның яманлыгыннан сакланырга мөмкин, әмма гадел вә ышанычлы, диндар вә тәкъва исеме белән йөрүче явыз имамнарның хакыйкатьләрен тану күп кешеләр өчен мөмкин эш түгел. Шул сәбәптән боларның өммәт өчен булган зарарлары Дәҗҗәл зарарыннан күп мәртәбә артык булуында шөбһә юк.
Гарәп вә, гомумән, ислам матбугатында бер шәрекъ белгеченең ислам дине вә ислам имамнары хакында язган бер мәкаләсе нәшер кылынды, безнең бу урындагы бәхәсебезгә туры килгәнлектән, мәзкүр мәкаләнең кайбер урыннарын сайлап бу җирдә күчерәбез:
«Әгәр дә ислам дине үзенең әһеле кулына керсә, аның иярченнәре иң бәхетле адәмнәр булачак. Әһеле кулында булмау бу дин өчен бәла булса, надан шәехләр белән инсафсыз муллаларның бу дингә үзләрен башлык хисап итүләре икенче бәладер. Чөнки бу адәмнәр үзләрен дин башлыклары дип зан итүләре сәбәпле, ислам динен үзләренең шәхси милекләре рәвешендә тоталар вә ачулары килгән вә үзләренә илтифат итмәгән адәмнәрне Аллаһу Тәгаләнең рәхмәтеннән сөрәләр вә көферлектә гаеплиләр. Бу дин башлыкларының үзләренә карата яхшы фикерләре гаҗәптер. Үзләрен бик галим вә олуг адәмнәр санап, башкаларны түбән күрәләр. Берәр кеше аять вә хәдискә мәгънә бирсә, аның башына кыямәт кубарганнары хәлдә, үз файдалары вә шәхси мәнфәгатьләре өчен аятьләрне, хәдисләрне теләсәләр ничек тәфсир кылалар. Зиһеннәре чуалчык, фикерләре тар булганлыктан,..үзләренә мәгълүм булмаган вә аңнары җитмәгән нәрсәләрне динсезлеккә нисбәт бирәләр. Әмма ислам диненнән асыл хәбәрсез, аның рухы вә максаты белән мөнәсәбәтсез адәмнәр - шулар үзләредер. Хәтта аларның күпләре «дин» белән «гореф-гадәт»не дә аера алмыйлар. Бу адәмнәр, шушы хәлләрне исламны бу дәрәҗәдә хөрмәтсез итүләре белән бәрабәр, шәех Җамалетдин вә Мөхәммәд Габдүһ кебек хакыйкый вә дәртле галимнәрне яратмыйлар вә һәрвакыт халык арасына алар хакында яман сүзләр тараталар. Болар каршында Җамалетдин белән Мөхәммәд Габдүһнең гаебе - мөселманнарны укырга кызыктырулары вә Аллаһу Тәгаләдән башкадан ярдәм сорауны тыюлары, иҗтимагый сөннәтләр вә дөнья тәртипләренә муафикъ дөнья көтүгә димләүләре».
«Адаштыручы имамнар» сүзе астына тугры булмаган хәлифәләр, солтан вә әмирләр, зурмы-кечкенәме рәисләрнең һәрберсе керсә кирәк. Ләкин боларның һичберсе үзләрен «адаштыручы имамнар» түгел, бәлки үзләрен туры юл күрсәтүчеләрдән, Мәһдиләрдән санап, үз мәсләкләрендә булмаган вә үзләре белән бер рәвештә фикерләмәгәннәрне «адаштыручы»лар дип санаулары мәгълүм. Шуның өчен «адаштыручы имамнар»ның билгеләрен белергә ихтыяҗ бар. Билгеләре беленгән соңында үзләре җиңел беленер.
«Адаштыручы имамнар» шул рәвештә булалар: бөтен ниятләре халыклар белән җитәкчелек итү, шәригатькә муафикъ вә муафикъ булмаган юллар белән мал җыю, тышкы күренеш вә күз буяулар белән халыклардан хакыйкый динне яшереп тору, байлар белән фәкыйрьләрне бәрабәр күрмәү, дин башлыгы булуны үзләренең дөньяви максатларына чара итү, Коръән вә Сөннәтне бер тарафка куеп, гади инсаннар сүзен алга кую вә башкалар.
Әмма халыкларны сөю вә алар өчен яхшы теләктә булу, фарыз гамәлләрне кылып, хәрамнардан саклану, инсаннарга ихсан кылу, хаталарыннан, кимчелекләреннән күз йому, явызлыкларга изгелек белән җавап бирү, сүздән бигрәк гамәл белән яхшылык күрсәтү, халыкларга хуҗалык кылу, баш булулардан саклану, инсаф һәм вөҗданга каршы урыннарда алтын-көмешкә аз гына да илтифат итмәү, канәгать белән гыйффәтне үзендә булдыру, әүлиялар һәм, гомумән, инсаннар хакында ашып китүдән ерак тору вә башкалар - «адаштыручы имамнар» булмауга билгеләр.