Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Ни өчен хатын-кызның аяк киеме шакылдый?

Әйтегез әле, ни өчен хатын-кызның аяк киеме шакылдый? Нәрсә дисез??? Аяк киеменең үкчәсе каты эшләнгән дисезме? Юк! Хатын-кызларның аяк киемнәре шакылдый шуның өчен, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.) хатын-кызларга башкаларның игътибарларын үзенә җәлеп итмичә тавыш чыгармыйча йөрергә кушты.

Ә ни өчен асылзатларыбыз ярымшәрә йөриләр. Әйе, чөнки Аллаһы Раббыбыз хатын-кызларыбызга гаурәтләрен каплап киенеп йөрергә кушты.

Ә ни өчен зиратта мәет җирләгәч Коръән укыйлар? Әйе, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Өйләрегезне каберстанга әйләндермәгез, Коръән укыгыз!” диде. Шуның өчен безнең мөселманнарыбыз өйләрендә Коръән укымасалар да, зиратта Коръән укып хәер тараталар.

Ничек уйлыйсыз, ни өчен мәетләргә багышлап Коръән укыйлар? Әйе, чөнки Аллаһы Раббыбыз Коръәнне тере кешеләр өчен нәсихәт иттереп иңдерде. “Без аны (Мухәммәдне) шигырьгә өйрәтмәдек, һәм аңа шагыйрь булу килешми. Бу һич нәрсә түгел, мәгәр Кисәтүче вәгазь һәм ачык мәгънәле Коръән, ТЕРЕ кешеләрне кисәтер өчен, һәм кәферләргә карата әйтелгән Сүз тормышка ашсын өчен” (36 – 68,70). Һәм тагы: “Хакыйкатьтә, кешегә үзе кәсеп иткән нәрсәсе генә язылыр”, (53 – 39.), дип безне кисәтеп куя.

Ә бит без хәтерлибез Иблиснең Аллаһыга биргән вәгъдәсен: “Аллаһ аны (Иблисне) ләгънәт кылды һәм ул әйтте: "Мин һичшиксез колларыңның миңа насыйп булган өлешен алачакмын. Мин һичшиксез аларны адаштырырмын, төрле хыялларга дәртләндерермен, хайваннарының колакларын кисәргә кушармын, Аллаһ мәхлукларын үзгәртергә әмер бирермен”. Кем Аллаһ урынына, Иблисне үзенең яклаучысы һәм ярдәмчесе итеп алса, ул инде зур югалтуларга дучар булды”, (4 – 118,119.).

Менә ни өчен безнең мөселман – татарларыбыз Коръән һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) кушканның киресен эшлиләр. Мәлгун Иблиснең сүзе үтемлерәк тәэсир итә күрәсең?!

Рәсим Хәбибулла.