Куана-куана мактады аны почта хезмәткәре, якташы Кадрия апа Минһаҗева
Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов кайчак әллә ниткән изге эшләр кылып куя. Быел авылында чик сагында хезмәт иткән иптәшләре белән бергәләшеп мемориаль такта ясатып куйдырганнар. Чәршәмбе көнне район советында узган "Изгелек агачы" акциясендә катнашып, үз авыл җирлегендә яшәүче физик мөмкинлеге чикле егет Радикны район газетасы "Хезмәт"кә яздырды, тагын алты данә "Детский мир" журналына да язылган әле. Куана-куана мактады аны почта хезмәткәре, якташы Кадрия апа Минһаҗева. Менә нинди мәрхәмәтле безнең җирлек башлыклары!