Найти тему
Татарский Мир

Мәгърифәтче туташ вә ханымнарыбыз

Башы: Ике гасыр чигендә "Милләт аналары": абыстай һәм мөгаллимәләр; Мәгърифәтче туташ вә ханымнарыбыз (1)

Фәхрелбәнат Сөләймания

Фәхрелбәнат Сибгатулла кызы Сөләймания – Лотфулла хәзрәтнең бертуган сеңлесе. Ул 1854 елның 1 ноябрендә Казан губернасы Чар өязе (Татарстанның хәзерге Арча районы) Түбән Оры авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Заманының күпчелек мулла балалары кебек үк, Фәхрелбәнат та башлангыч белемне әтисеннән алган. Үзлегеннән гарәп теле өйрәнгән һәм тиздән мәдрәсә күләмендәге белем дәрәҗәсенә ия булган «галимә һәм фазыйлә кыз» булып җитешкән.

Фәхрелбәнат Сөләймания
Фәхрелбәнат Сөләймания

Үсеп буйга җиткәч, кыз Гаделкадыйр улы Мөхәммәтхәлилгә кияүгә чыга һәм күп еллар балалар укыту белән шөгыльләнгән. Укыту барышында аны мәктәпләрдә укыту ысулларының һәм уку китапларының төрлелеге, дәреслекләр җитмәү мәсьәләләре борчыган һәм, «мәктәпләребезне тәртипкә куяр өчен, әлбәттә, бер ысул берлә тәртип кылынган күп китапларга ихтыяҗыбыз бар», – дип белдергән.

Аның кызлар мәктәпләре өчен уку китаплары буларак язылган «Гаилә тәрбиясе», «Мөгаллимәтел бәнат», «Кызлар тәрбиясе» исемле хезмәтләре Казан, Уфа һәм Оренбург нәшриятларында берничә мәртәбә басылганнар. Сөләймания ханым әлеге хезмәтләрендә кызларны укыту һәм тәрбия, уку-укыту әсбаплары, мөгаллим һәм мөгаллимәләр, татар хатын-кызларының гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге хәле, аларның иҗтимагый роле турындагы мәсьәләләрне яктырткан. Әлеге китапларның кайберләре, мәсәлән «Мөгаллимәтел бәнат», кызлар мәктәпләрендә уку әсбабы буларак та кулланылганнар. Бу китапта кыз балаларны тырыш, уңган, яхшы холыклы, әдәпле булырга өндәгән хикәяләр туплап бирелгән.

«Сөембикә» журналы«, Троицкидагы кызлар мәктәбе мөгаллимәсе Нәфисә ханым Төхфәтуллина шәкертләре илә. 1914 ел.
«Сөембикә» журналы«, Троицкидагы кызлар мәктәбе мөгаллимәсе Нәфисә ханым Төхфәтуллина шәкертләре илә. 1914 ел.

Фәхрелбәнат Сөләймания – татар вакытлы матбугаты дөньяга килү белән газета-журнал битләрендә беренчеләрдән булып языша башлаган хатын-кыз авторларның да берсе. Инде 1905–1906 елларда ук «Казан мөхбире» һәм «Вакыт» газеталарында аның мәкаләләре дөнья күрә башлаган, ә татар хатын-кызлары өчен татар телендә беренче махсус басма – «Сөембикә» журналы чыга башлау белән аның сәркатибе булган.

Йомгак ясап әйткәндә, татар мәгарифе тарихында якты эз калдырган күренекле татар хатын-кызларыбыз бихисап. Алар, төрле каршылыкларга карамастан, үзләренең тырышлыклары, үҗәтлекләре белән милли мәгариф үсешенә зур йогынты ясаганнар. Бүгенге көндә без әлеге асыл затларыбыздан үрнәк алып, алар белән горурланып яшәргә, бай мирасларын өйрәнеп, киләчәк буыннарга җиткерергә бурычлыбыз.

Алсу Зиннатуллина

Дәвамы бар.