Найти в Дзене
Татарский Мир

Мәгърифәтче туташ вә ханымнарыбыз (2)

Оглавление

Башы: Ике гасыр чигендә "Милләт аналары": абыстай һәм мөгаллимәләр, Мәгърифәтче туташ вә ханымнарыбыз (1)

Кыз балалар өчен җәдит мәктәпләре беренче рус революциясеннән соң аеруча күпләп ачыла башлый.

Бу елларда татар хатын-кызлары үзләре язган әдәби әсәрләре, фәнни хезмәтләре белән дә таныла башлыйлар. Шундыйлардан Галимәтелбәнат Биктимерия, Хәнифә Гыйсмәтуллина, Галимә Рәхмәтуллина, Хәбирә Насыйрия, Фәхрелбәнат Сөләймания, Фатыйма-Фәридә Нәүрүзова, Маһруй Мозаффария һ.б. бик күпләрне атап үтәргә була. Аларның хезмәтләрендә хатын-кызларга белем һәм тәрбия бирү, гаилә мөнәсәбәтләре, балалар тәрбиясе, кыз балаларны укыту зарурлыгы, хатын-кызларның бурыч һәм вазифалары һ.б. күп кенә мәсьәләләр күтәрелгән.

Әлеге туташ вә ханымнар арасыннан апалы-сеңелле Галимәтелбәнат Биктимерия (1876–1906) һәм Фәхрелбәнат Сөләймания (1854–1959) шәхесләренә аеруча киңрәк тукталып үтәсе килә.

Галимәтелбәнат Биктимерия

Галимәтелбәнат Лотфулла кызы Биктимерия 1876 елның ноябрендә Казан губернасы Чар өязе (Татарстанның хәзерге Әтнә районы) Кышлау авылында Лотфулла хәзрәт Сөләймани гаиләсендә дөньяга килгән. Үзенең хөр фикере белән танылган Лотфулла хәзрәт үз кызларына да замана таләпләренә туры килгән, төпле белем бирергә омтылган. Галимәтелбәнат башлангыч белемне әтисеннән алып, гарәп, фарсы телләрен, хисап, география, шәригать фәннәрен үзлегеннән өйрәнеп, 16 яшенә үзе дә мөгаллимә булып җитешә. Башта әтисенә кызлар укытуда ярдәм иткән, ә инде 1895 елда Рязань губернасының Касыйм өязе (хәзер Рязань өлкәсенең Касыйм районы) Яубаш авылы имамы Мөхәммәдгариф Биктимергә кияүгә чыгып киткәч, үзе дә кызлар өчен җәдит мәктәбе ачып җибәргән.

Галимәтелбәнат Биктимерия
Галимәтелбәнат Биктимерия

Галимәтелбәнат Биктимерия татар дөньясында бигрәк тә үзенең хезмәтләре белән билгеле. Аның 1892–1903 еллар аралыгында «Тәргыйбел-бәнат фи тәгълимел-әдәбият» («Хатын-кызларны әдәбият өйрәнүгә кызыксындыру»), «Хөснел-васыять» («Күркәм васыять»), «Мәгашәрәт адабе» («Аралашу кагыйдәләре») исемле хезмәтләре дөнья күрә. Аларда кыз балаларны укыту һәм белемле итү, аларның гаиләдәге хокукларын һәм вазифаларын аңлату һәм яклау, җәмгыятьтә тоткан урыннарын билгеләү һ.б. әһәмиятле мәсьәләләр яктыртылган.

Лотфулла хәзрәтнең тырышлыгы бушка китмәгән. Аның барлык кызлары да үзләрен мәгариф өлкәсендә танытырга өлгергәннәр. Гайшә –Уфада ахун Җиһангир Абызгилдин җәмәгате, кызлар мәктәбендә укыткан, «Уфа мөселман ханымнар җәмгыяте» әгъзасы булып торган; Гафифә Алма-Ата шәһәрендә кыз балалар укыту белән шөгыльләнгән; Фатыйма – Касыйм шәһәрендә имам Фатыйх Дәүликамовның җәмәгате булган.

Алсу Зиннатуллина

Беренче тапкыр "Мәгариф" журналында басылды, №6 (июнь), 2022.