Сардин йөреше- табигат могҗизаларының берсе. Май ахырыннан алып июль ахырына кадәр ЮАРның көньяк-көнчыгыш яры буенда була. Бу табигый күренеш турында мәглүмат әз. Сардин сәфәрен башлар өчен су җылылыгы 21 градустан түбәнрәк төшәргә тиеш. Әгәрдә су җылылыгы үзгәрешсез калса суык су яраткан балык бу авыр сәфәренә чыкмый. Мондый хәл 2003, 2005 елда булды. Боек сардин йөрешен Гну антилоппасының йөреше белән чагыштырып була. Сардин өере 15чакрымга кадәр сузыла. Яр буена якынайган агымга кушылып балык көтүе көньяктан төньякка таба юл тота. Моның кадәр күп балык бик күп ерткычларның игътибарын җәлеп итә. Марлин, тунец, парусник, төрле акулалар, делфиннар һәм китлар һ.б. су хайваннары хәттә кошларда табын туена җыела. Хуҗа ролен бу туйда дельфиннар уйный. Җитез һәм зиһенле дельфиннар сардиннарның бер өлешен зур өердән аерып 10-20 деаметырлы тыгыз балык йомгагы ясый һәм аны су өстенә күтәрә. Андый кечкенә балык көтүе 10-20 минут яши.