Районыбызга эшлекле сәфәре белән ТР Хәрби комиссары Сергей Погодин килде. Аннан соң Галиевлар яшәгән йортка юл алдылар. Сергей Николаевич батырларча һәлак булган Илдарның әтисе Илнурның һәм әнисе Тәнзиләнең хәлен белеп, аларга таныклык тапшырып узды. Балаларын югалту ачысыннан әле дә күзләреннән яшь кипмәгән Илнур белән Тәнзилә кунаклар белән сөйләшеп утырдылар. Сергей Николаевич алардан бүгенге көндә проблемаларыгыз юкмы дип тә кызыксынды. Илдар эшләгән батырлыкны районда оныттырмауны да максат итеп куйды. Киләчәктә Балтачыбызда бер урамга аның исемен бирү планы бар икәнен җиткерде район башлыгы.