Бүген Балтачта туган телләрне саклау һәм үстерүдә милли мәгариф, мәдәният, социаль өлкәләрдәге эшчәнлек буенча зональ семинар-киңәшмә уза.
Семинар-киңәшмә эшендә район башлыклары , башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, мәдәният һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләре катнаша.
Кунаклар иң элек районыбыз мәчетендә булып, мәчет эшчәнлеге белән танышты. Мәгълүм булганча, үзәк мәчетебез һәръяктан да бай. "Әссәләм" төркеме балалары да бик матур сәламладе. Музей да кунаклар күңеленә хуш килде.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар соңрак Карадуган балалар бакчасы һәм гимназиясе эшчәнлекләре белән танышачаклар. Чараның йомгаклау өлеше район мәдәният үзәгендә булачак.